Ак чәчәк
Ак чәчәк | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Leucanthemum Mill., 1754 |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | астровые[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 76(1)[d] |
Ак чәчәк, айлы чәчәк (лат. Leucanthemum) – болын ромашкасы, оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Латинча фәнни исеме борынгы грек теленнән килеп чыккан. λευκός - ак һәм νθεμον - чәчәк. Русча атамасы "нива" сүзеннән - нивяник[1]. Россиядә таралган ак чәчәкне гади телдә ромашка дип атыйлар, гәрчә бу үсемлекләр төрле ыругларга карый[2][3]
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан республикасында бер төре билгеле – гади ак чәчәк (L. vulgare) – барлык районнарда да очрый. Коры үзәнле болыннарда, урман аланнарында, елга тугайларында үсә.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сабагы туры, күбрәк ялгыз, ботаксыз, 15-60 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, тамыр янындагылары – озын саплы һәм каяулы, сабактагылары – утырма, озынча. Сабак очында ялгыз зур кәрзине бар. Сирәк кенә 2-5 кәрзин булырга мөмкиню Кырыйдагы телсыман чәчәкләре ак, уртадагы көпшәсыман чәчәкләре сары төстә, серкәчләре һәм жимшәне бар. Җимешлек танаучыкларының саны 12-40, танаучык икегә аерылган. Җимеше – сырлы орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрь айларында өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи. Орлыклары озынча, көрән төстә, өслекләре аксыл төстәге җыерчыклы.
Кулланылыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, орлыкларында май бар.
Үсемлек бәвел кудыру, авыртуны басу, ялкынсынуга каршы, җәрәхәтне төзәтү үзлекләренә ия.
Баллы үсемлек.
Бакчадагы катмарлы төрләрен декоратив үсемлек буларак үстерәләр. [4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Қазақ энциклопедиясы
- ↑ Нивяник 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган., Архив природы России / Био-энциклопедия.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ak-chchk