Александр Авдеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Авдеев latin yazuında])
Александр Авдеев
Туган телдә исем рус. Александр Александрович Авдеев
Туган 12 август 1975(1975-08-12) (48 яшь)
Калуга, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Александр Авдеев Викиҗыентыкта

Александр Александрович Авдеев (1975 елның 12 августы, Калуга) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2021 елның 4 октябреннән Владимир өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[1].

Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары — Калуга өлкәсе Хөкүмәте әгъзасы (2015—2016). Обнинск шәһәре мэры (2010—2015), VII чакырылыш (2016—2021) һәм VIII чакырылыш (2021 елның 12—14 октябре) Дәүләт Думасы депутаты.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Авдеев 1975 елның 12 августында Калуга шәһәрендә Калуга турбина заводында эшчеләр гаиләсендә туа. Соңрак әтисе партия линиясе буенча алга киткән.

17 нче мәктәптә укыган. Н. Э. Бауман исемендәге МДТУның Калуга филиалының машина төзелеше факультетын (1998), «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1999 елда шул ук университетның икътисад факультетын «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча тәмамлый.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда Калуга өлкәсенең Кече эшкуарлыкка ярдәм итү дәүләт фондына аналитик финансист вазыйфасына эшкә керә.

2003 елдан 2004 елга кадәр идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасы буенча белем ала. 2001 елдан 2006 елга кадәр финанс аналитигы, ә аннары «Группа Эликор» компаниясенең финанс-аналитик бүлеге башлыгы була.

Контроль һәм регламент комитеты әгъзасы Александр Авдеев Дәүләт Думасының пленар утырышында, 2021 ел

2010 елның 23 мартыннан — Обнинск шәһәре администрациясе башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары. 2010 елның 29 июнендә Обнинск шәһәр җыены карары белән Обнинск шәһәре администрациясе башлыгы итеп билгеләнә[2].

2015 елның 19 сентябрендә шәһәр башлыгы вазыйфасыннан китә.

Шул ук елның сентябреннән алып 2016 елга кадәр — Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары — Калуга өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе, 2015 елдан 2016 елга кадәр — Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары.

2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда җиңү яулаган. «Бердәм Россия» партиясен тәкъдим итеп, Калуга бер мандатлы 99 нчы сайлау округы буенча депутат итеп сайланган[3].

2021 елның 19 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең федераль исемлеге буенча VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. 2021 елның 14 октябрендә үз вәкаләтен туктаткан.

2021 елның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Авдеевны Владимир өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[4].

Билгеләнгән вакытта Авдеев VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандатын кабул иткән була. Депутат вәкаләтләрен 2021 елның 14 октябрендә туктаткан.

2021 елның 3 декабреннән — «Бердәм Россия» партиясенең Владимир региональ бүлекчәсе секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[5].

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елдан 2019 елга кадәр, Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 10 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була[6].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Футбол, баскетбол, йөзү, виндсерфинг, кышкы һәм җәйге балык тоту белән мавыга. Яшь чагында металлчы булган. Яраткан музыкаль төркемнәре: Metallica, Nirvana, Scorpions, Megadeth, Ария, Кино, Машина Времени, Калинов мост. Яраткан китаплары: «Властелин колец», «Атлант расправил плечи». Сәяхәт кыларга ярата. Азык-төлектән балыкны ярата.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Светлана Вячеславовна Авдеева (банк хезмәткәре), балалары бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II дәрәҗә «Калуга өлкәсе алдындагы аерым казанышлары өчен» медале
  • III дәрәҗә «Калуга өлкәсе алдындагы аерым казанышлары өчен» медале
  • «Калуга өлкәсенә 70 ел» юбилей медале
  • «Россия прокуратурасына 290 ел» Россия Федерациясе прокуратурасы медале
  • «Маршал Василий Чуйков» Россия ГТХМ медале
  • «Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» медале
  • «Россия хезмәте өчен» Россия Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратының Россия ветераннар советы ордены

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Путин назначил Александра Авдеева врио губернатора Владимирской области.
  2. Персоны: Авдеев Александр Александрович. raexpert.ru. 2018-11-22 тикшерелгән.
  3. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. № 56/541-7 г. Москва «Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва».
  4. Александр Авдеев назначен врио губернатора Владимирской области.
  5. Главы ещё 12 субъектов РФ возглавили региональные отделения «Единой России».
  6. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-02 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре