Александр Дюма (угыл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Дюма (угыл) latin yazuında])
Александр Дюма (угыл)

Туу датасы: 27 июль 1824(1824-07-27)
Туу урыны: Париж
Үлем датасы: 27 ноябрь 1895(1895-11-27) (71 яшь)
Үлем урыны: Франция, Марли-ле-Руа
Милләт: француз
Ватандашлык: Франция Франция
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1847-1895
Юнәлеш: сентиментализм
Жанр: роман, драма
Иҗат итү теле: француз
Дебют: «Яшьлек гөнаһлары» (1847)
Бүләкләр: Шәрәфле легион ордены (1892)
Имза: Култамга

Александр Дюма (угыл), фр. Alexandre Dumas fils (1824 елның 27 июле, Париж1895 елның 27 ноябре, Марли – ле - Руа) — француз язучысы, Франция академиясе әгъзасы (1874). Шәрәфле легион ордены белән бүләкләнгән (1892). Язучы Александр Дюманың (1802-1870) улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1824 елның 27 июлендә Парижда туган. Кечкенәдән пансионатта тәрбияләнгән. Иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый, башта шагыйрь буларак танылырга омтыла, ләкин «Яшьлек гөнаһлары» дигән беренче шигырьләр җыентыгы (1847) яшь авторга уңыш китерми.

Тарихи роман-фельетоннары белән танылу ала: «Җирән чәчле Тристан» (1849), «Генрих Наварралы» (1850), «Ике Фронда» (1851) һ.б.

Әдәпкә чакыра торган, сентиментализм белән акыл сату бергә катышкан, тормышчан дөреслек белән кызыклы интрига бергә үрелгән романнары да ул заман китап укучыларының күңеленә хуш килә: «Диана де Лис» (1851), «Энҗеләр аскан ханым» (1854) һ.б.

Мораль темасына язылган, гаилә мөнәсәбәтләренә, адюльтерга, югары катлау кешеләренең үз-үзен тотышын тәнкыйтьләүгә багышланган пьесалар яза: «Акча мәсьәләсе» (1857), «Уйнаштан туган угыл» (1858), «Клодның хатыны» (1873) һ.б.

Иң зур дан китергән әсәре — бер үк исемдә язылган роман (1848) һәм драмасы (1852) — «Камелияләр тоткан ханым» (фр. La dame aux camellias). Әлеге әсәр нигезендә Дж. Вердиның «Травиата» операсы (1853) язылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 9 (Ди-Же). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-339-2

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Taylor F.A. The theathre of A. Dumas fils. Oxf., 1937.
  2. Neave Ch. Ombre et lumiere A. Dumas fils. Marly-le-Roi, 1995.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]