Александр Завалищин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Завалищин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Завалищин
Туган 12 август 1947(1947-08-12) (73 яшь)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Магнитогорск дәүләт техника универститеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Магнитогорск дәүләт техника универститеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Завалищин Александр Николаевич (1947 елда туган) — совет һәм русия галиме-металлург, техник фәннәр докторы, профессор.

90нан артык фәнни эшләр авторы, берничә уйлап табу һәм патентларга ия.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 12 августында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туган.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Магнитогорскның 4-нче урта мәктәбен 1964 елда тәмамлый. 1969 елда Магнитогорск тау-металлургия институтын (ТМИ, хәзер Магнитогорск дәүләт техник университеты) «металларны чыныктыру, корамаллар һәм металларны җылылык иләү» һөнәре буенча белем ала. 1975 елда Киев политехник институтында «Исследование возможности борирования высокопрочных чугунов с шаровидным графитом» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2005 елда Үзәк фәнни-тикшеренү институтында «Развитие теории и технологии формирования структуры и свойств покрытий на металлах в условиях ударно-фрикционное взаимодействия инструмента с поверхность» темасына докторлык диссертациясе яклый. Аның галим булуында укытучылар - профессорлар Г. И. Иванцов, В Г. Пермяков һәм В. Н. Гринев зур роль уйный.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ММИ тәмамлаганнан соң, ул металларны күнегү һәм җылылык иләү кафедрасында эшләвен дәвам итә һәм ассистенттан алып кафедра мөдиренә кадәр юл үтә, 1985 елдан 1994 елга кадәр бу вазифада эшли. Әлеге вакытта профессор А. Н. Завалищин кою производствосы һәм материалларны күнегү кафедрасында профессор булып эшли, монда «материаллар төзелеше теориясе» һәм «металлургия заводларында җылылык иләү технологиясе» фәннәрен укыта.

Завалищинның фәнни тикшеренүләре эссе прокатлы корыч үзенчәлекләре һәм аларның структурасы белән идарә итүне өйрәнүче фәнни мәктәбенә карый.

2005 елда «Русия Федерациясенең югары профессиональ белеменең мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]