Галимҗан Орлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Орлов latin yazuında])
(Алимҗан Орлов битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галимҗан Орлов
Галимҗан Орлов.jpg
Туган телдә исем Галимҗан Мостафа улы Орлов
Туган 10 октябрь 1929(1929-10-10) (90 яшь)
Горький өлкәсе, Камка авылы
Милләт татар
Һөнәре язучы, тарихчы
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]
Сайт http://mishare.narod.ru/

Галимҗан Мостафа улы Орлов (рус. Алимжа́н Мустафи́нович Орло́в; 1929 ел, Камка авылы, Нижгар өлкәсе) — татар тарихчысы, язучы, өлкә өйрәнүче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергач районы Камка авылында игенче гаиләсендә туган. 1947–51 елларда Кучкай Пожары педучилищесында укый. 1956–60 елларда – Горький Югары партия мәктәбендә укыган. Мәктәптән соң 1946 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә катнаша. Горький автозаводында эшли. 1951–52 елларда – Кызыл Октябрь РОНОсы инспекторы. 1952–56 елларда – ВЛКСМ район комитетытының 1нче секретаре. 1961–67 ее. – Горький өлкә башкарма комитеты аппаратында. 1967–96 елларда – Горький авыл хуҗалыгы институтының философия кафедрасында эшли. 1977 елда философия фәннәре кандидаты, доцент.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлегенең юнәлеше – милли азчылык проблемалары, милләтләр тарихы, нижгарлылар тарихы. Кырыкка якын публикацияләре бар. «Мещера, мещеряки, мишари» (1992), «Нижегородские татары. Этнические корни и исторические судьбы» (2001), «Камкино: история и современность» (2003) китаплары авторы.

1990 елдан өлкә татар мәдәнияты үзәге «Туган як» оештыручысы һәм идарәчесе булып тора. Бүгенге көндә шушы Үзәкнең шәрәфле рәисе. Бөтендөнья татар Конгрессының (1992, 1997) делегаты. Конгрессның Башкарма комитеты әгъзасы.

1990 елда инициатив төркем тырышлыгы белән бүгенгәчә уңышлы эшләп килгән өлкә «Туган як» газетасын булдыруда аның өлеше зурдан.

Дәрәҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Туган як»: Милләтебез горурлыгы ул