Алмагач

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмагач latin yazuında])
Алмагач
Сурәт
Халыкара фәнни исем Malus Mill., 1754
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон алмагачлылар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр M. sylvestris[d]
Җимеш төре алма[d]
Нәрсәнең чыганагы алма һәм яблоневая древесина[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=7215[3]
 Алмагач Викиҗыентыкта

Алмагач (лат. Málus) — розачәчәклеләр гаиләлегенә керүче агачлар һәм куаклар ыругы, җимеш культурасы. Җимешешарсыман, әчкелтем-баллы тәмле. Алмада 15–16 % коры матдәләр (10–12 % шикәр, 0,2–1,6 % органик кислоталар, 10–30 мг% С витамины, пектин, дуплау матдәләре һ.б.) бар. Алмалары яңа өлгергән килеш һәм эшкәртелеп (киптереп, җебетеп, кайнатма, джем, повидло, сок, шәраб һ.б.) кулланыла.

Алмагачларның биеклеге бакчаларда 3,5–5 м, кыргый хәлдә 7–10 м га җитә. Алмагачның тамырлары яхшы үсә, 3 м га кадәр тирәнгә китә. Утыртканнан соң 4–7 елдан алма бирә башлый. 12–18 елдан соң иң мул уңыш бирү чорлары. Чәчәк бөреләре көздән нигезләнә, майның өченче декадасында чәчәк ата. Чәчәкләре эре, ике җенесле, ак яки алсу төстә, чатырсыман чәчәк төркеменә 5–12 данә булып җыела. Җимешләре зурлыгы, формасы, төсе (бертөсле, төрле төсле, кызылның төрле төсмерләре) белән аерыла. Җәйге сортлары — августның икенче яртысында, көзгеләре — сентябрьнең беренче яртысында, иртә өлгерә торган кышкылары — сентябрьнең икенче яртысында, кышкылары октябрьдә өлгерә. Җәйге сортлар 2 атна, көзгеләре 1–1,5 ай, иртә өлгерә торган кышкылары 2–3 ай, кышкылары март-апрель ахырына кадәр саклана. Идел-Урал шартларында алмагач кышка чыдамлыгы һәм озак яшәве белән (30–35 ел) аерылып тора.

Алмагачның туфрак уңдырыш-лылыгына таләпчәнлеге уртача. Уртача һәм авыр — балчыксыл селтесезләнгән кара туфраклы, соры һәм кызгылт-соры урман, кәсле-көлсу, ачылыгы аз булган яисә нейтраль (рН 6–7) туфрак алмагач өчен иң яраклы дип санала.

Алма бирүче агачларының биеклеге—5—7, ә көньякта 8—10 метрга җитә. Аларның экономик яктан файдалы чорлары —30—40 ел. Алмагачның күпчелек сортлары 5—6 елдан алма бирә башлый, тик 7—8 яшькә кадәр уңышы югары булмый. Агачлар 15—18 яшьтә тулы уңыш бирү чорына керә, ә кайбер сортларда ул иртәрәк тә башлана.

Бер агачтан 250—350 кг уңыш — гадәти хәл, тик аерым алмагачларда ул 3—4 тапкырга югарырак та була. Күп кенә алмагач сортларының кимчелеге — алма бирүнең әледән-әле кабатланып торуы. Алмагач 2—3 елга бер тапкыр югары уңыш бирә. Алма бирүнең әледән-әле кабатланып торучанлыгы озын булып үскән подвойларда (ялганма) аеруча нык күренә. Кыскарак булып үскән подвойлардан файдалану агачларның күләмнәрен кечерәйтә, аларның алма бирә башлауларын тизләтә, яшәү срокларын кыскарта, уңышларның еллар буенча тигезләшүенә булышлык итә һәм алманың сыйфатын яхшырта.

Алмагач үзеннән-үзе җимеш бирми, ягъни үз сорты серкәләре белән серкәләнгәндә җимешкә утырмый. Шуңа күрә алма бакчасы утыртканда бер сорт белән генә чикләнмиләр, ә аның янәшәсенә 1—2 серкәләтүче сорт та утырталар.

Районлаштырылган алмагач сортларының күпчелеге 25° ка кадәр салкыннар булган кышларны яхшы кичерә. Уңдырышлы туфраклы калку участоклардагы сәламәт агачларның тулысынча өшүе — сирәк хәл. Андый хәлнең һава температурасы минус 38—40° та һәм карсыз кышларда, тамырлар яткан зонада туфрак температурасы минус 16—18° ка кадәр төшкәндә генә булуы ихтимал. Агачларның салкыннарга чыдамлылыгы алар мул уңыш биргәннән соң, шулай ук яфракларны корткычлар (ефәк күбәләге, алма көясе) кырып бетерү яки аларның кутыр авыруы яки агу-химикатлар белән зарарлануы нәтиҗәсендә кими төшә.

Уйсулыкларда утырган алмагач куаклары салкыннардан ныграк интегә, чөнки анда һава салкынрак була, грунт сулары өстәрәк ята. 2 м га кадәр калынлыктагы тузансыман вак бөртекле һәм комлы җиңел һәм уртача балчыксыл туфракларда ярала торган кәсле-көлсу җирләр алмагач өчен иң яхшылары булып санала. Ком белән аралашкан калын комсыл туфракларда, башлангыч морена түшәлгән калын булмаган комсыл туфракларда, шулай ук ком якын яткан башка җирләрдә агачлар бигрәк тә начар үсә һәм алмагач түбән уңыш бирә.

Кайчакта һәвәскәр бакчачыларның бакча өчен кирәкле җир сайлау мөмкинлекләре булмый, әмма аларга да агротехникада дөресрәк ориентлашу өчен 2 м тирәнлеккә кадәр грунт туфрагының төзелешен һәм аның үзлекләрен белү файдалы.

Алмагачның нинди сортларын үстерергә?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мелба. Канадада Мекинтош сорты чәчкеннәреннән чыгарылган. Бу сортның агачлары барлык районнарда да кышны яхшы кичерә; алмасын иртә бирә башлый. Уңышы югары, алмалары бик тәмле. Алмалары уртача зурлыкта, йомры-конуссыман яки йомры, җиңелчә генә сырлы, ачык әфлисун төсле-кызыл буй-алсу яшькелт-ак төстә. Йомшагы ак, әчкелтем-төчкелтем, тәмле. Алмалары августның икенче яртысында өлгерә һәм ай буе саклана, ташыганда бозылмый. Яфрак һәм алмалары кутыр авыруына бирешүчән.

Папировка. Аны бик еш кына Белый налив дип атыйлар, тик алмаларының «тулып өлгерүе», йомшагының пыяласыман төзелеш алуы кагыйдә түгел, ә сирәк очрый торган хәл. Бу сортның агачлары салкынга нык чыдамлыклары, мул уңыш бирүләре белән аерылып торалар, утыртканнан соң 4—5 елдан алма бирә башлыйлар. Органик ашламалар кертелгән, яхшы җирләрдә ел саен диярлек уңыш бирә. Коры елларда алмалары чиста, яңгырлы җәйдә исә аларга кутыр тия алмалары уртача зурлыкта (80—100 г), йомры-конуссыман, аксыл яки аксыл-сары, җөйле, ул бөтен алма өстеннән сузылган, алсулыгы юк. Йомшагы ак, каты түгел, әчкелтем-төчкелтем, артык өлгергәннәрендә — корырак. Алмалары август башында өлгерә. Җыюны соңга калдырырга ярамый, чөнки алар коелучан. Шуңа күрә аларны өлгереп җиткәнче җыярга һәм бераз вакыт салкынча урында саклап кондициягә китерергә кирәк. Саклап тоту вакыты 10—15 көн.

Суйслепское. Бу сортның агачлары салкынга чыдам, нык, уңышлары уртача, 6—7 елдан алма бирә башлый, ул ел саен булмый, кутыр белән аз зарарлана. Алмалары уртача зурлыкта, йомры-конуссыман, бик матур куе алсу төстәге штрихлы һәм шундый ук буй-буй яшькелт-сары. Күләгәдәге алмалары төссезрәк. Йомшагы алсу-ак төстә, сусыл, әчкелтем-төчкелтем. Өлгереп җитмәгән алмаларының тәме уртача гына. Алмалары бертигез өлгерми: августның икенче яртысында пешә башлый һәм сентябрьдә пешеп җитә. Пешкән алмалары тиз коела.

Көзге сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бархатное. Бу сорт Литва Пепинын алсу әнис белән кушылдырып Мичурин шәһәрендә чыгарылган. Бу сортның- агачлары уртача биеклектә, яхшы ботакланган, ябалдашы артык куе түгел. Алмалары уртача һәм уртачадан түбән зурлыкта, йомры-конуссыман, куе алсу һәм күгелҗем-балавызсыман куныклы, август ахырында-сентябрь башларында өлгерә. Бер-ике ай саклана. Тәме ярыйсы гына, әчкелтем-төчкелтем.

Бессемянка мичуринская. Бу сортның агачлары салкынга чыдам, ел саен алма бирәләр, кутыр авыруына аз бирешәләр. Алмалары уртачадан зуррак, яссы-йомры, матур буй-буй алсу, сусыл, әчкелтем-төчкелтем тәмле. Бертигез өлгермиләр, гадәттә сентябрьнең икенче яртысында пешәләр. Өлгереп җиткән алмалары тиз коела. Декабрьгә кадәр сакланалар.

Жигулевское. Бу сорт Боровинка сортын көньякта үсә торган Вагнер призовое сорты белән кушылдырып Куйбышев җиләк-җимеш тәҗрибә станциясендә чыгарылган. Тиз алма бирүе, югары уңышы һәм салкынга чыдамлылыгы өчен районлаштырыла. Агачлары биек булып үсә, кечкенә габаритлы ябалдаш формалаштыру өчен яраксыз диярлек. Алмалары эре, яссы-йомры, алтынсыман, матур гына алсулы. Йомшагы сусыл, әчкелтем-төчкелтем тәмле. Уңышын сентябрьдә җыялар һәм ике-өч ай саклыйлар.

Коричное полосатое. Агачлары биек булып үсә, 8—10 елда алма бирә башлый. Алмалары һәм яфраклары кутырга ае бирешә. Алар уртача зурлыкта, яссы-йомры, буй-буй алсулы, бик тә хуш исле, тәме менә дигән әчкелтем-төчкелтем. Август ахырында —- сентябрьнең беренче яртысында пешәләр. Яшькелтрәк чакта өзелгән алмалары ноябрьгә — декабрьгә кадәр саклана, тик алар тора-бара хуш исләрен һәм тәмнәрен югалта баралар. Варенье кайнату өчен иң яхшы сорт.

Путивка. Бу сортның агачлары 7—9 елдан алма бирә башлыйлар. Алма бирүләре тукталгалап тора, уңышлары бер агачтан 200—300 кг га кадәр җитә. Салкынга чыдам, кутыр авыруына бирешми. Алмалары уртача зурлыкта, йомры-конуссыман, йомшагы ак төстә, сусыл. Пешкәннәре — ачык сары, кояш тигән яклары алсу. Аларны сентябрь урталарында өзәргә һәм ноябрь урталарына кадәр сакларга кирәк. Җыйганнан соң атна ярым-ике атнадан алмалар ашарлык булып өлгереп җитәләр, әйбәт тәмнәре, шикәрлекләре һәм әчелекләренең тигез булулары белән аерылып торалар. Җылылык җитмәгәндә алмалары әче була.

Штрейфинг. РСФСРда аны Осенний полосатый дип тә атыйлар. Салкыннарга чыдамлылыгы һәм алмаларының яхшы сыйфаты белән аерылып тора. Агачлары биек булып үсә, ябалдашы куе һәм өскә күтәрелгән яссы-түгәрәксыман, карау һәм алмаларын җыю өчен бик үк уңайлы түгел. Яхшы туфракларны ярата. Юеш урыннарда тиз коела, коры җирләрдә начар үсә һәм алманы аз бирә. Бу сорт өчен иң яхшы җирләр — калку урыннар һәм дымны күп җыючан, су үткәрүчән туфраклы авышлыклар. Алмалары эре, киң-йомры яки киң конуссыман вак яшькелт чокырлы. Төсе — буй-буй алсу ачык сары. Йомшагы аксыл-сары, кайчакларда алсурак та була, йомшак, сусыл, шәрабсыман татлы тәмле. Дымлы елларда алмаларына әчкелтем-төчкелтем тәм керә, алар кутыр белән зарарланалар. Җыю өчен сентябрь урталарында өлгерәләр, сентябрь ахырында — октябрь башларында ашарга яраклы булалар. Өлгергән алмалары аз коела, чөнки аларның җимеш саплары куак ботакларына нык тоташканнар. Алма сапларын сындырмас өчен аларны бик саклык белән генә өзәргә кирәк.

Кышкы сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антоновка обыкновенная. Бу сортның агачлары салкынга нык чыдамлыклары, мул уңыш бирүләре, озак яшәүләре, үскәндә төрле шартларга яхшы җайлашулары, нык ботаклары белән аерылып торалар, кутыр авыруына аз бирешәләр. Антоновка утыртканнан соң 7—8 елдан алма бирә, әмма иң зур уңышы (бер агачтан 300—400 кг) —14 яшеннән башлана. Яшь агачлары ел саен алма бирә, ә картраклары кайбер елларда ял итә. Алмалары уртачадан зуррак, уртача авырлыклары 80—140 г, куакларында нык утыралар, төсләре аксыл-яшел, өлгергәннәре — саргылт-яшел. Алмалары сентябрьнең икенче ункөнлегендә өлгерә, ә сентябрь ахырында коела башлый. Алмаларының күпме саклануы аларны үстерү районнары шартларына бәйләнгән.

Минское. Бу сортның агачлары уртача зурлыкта, җәелеп үскән куе булмаган киң ябылдашлы, салкынга чыдам. Утыртканнан соң 5 нче алма бирә башлыйлар һәм 4—5 елдан уңышлары бер куактан 170 кг га кадәр җитә. Алмалары эре һәм уртача, тигез йомры-конуссыман формалы, кутыр авыруы аз тия. Төсләре алсу яшел. Алмалары сентябрь ахырында — октябрь башында өлгерә, февральгә кадәр саклана. Алмасының йомшагы сусыл, нәфис хуш исле, шәрабсыман татлы сафландыргыч салкынча тәмле. Салкынча җәйдә алмалары әче була.

Норис. Бу сорт Штрейфлинг һәм Мекинтошны кушу юлы белән Витебск тәҗрибә станциясендә (Литва) чыгарылган. Аның агачлары кышка шактый чыдам һәм әйбәт кенә уңыш бирәләр, уртача биеклектә үсәләр, яссы-түгәрәк, куеручан ябалдашлы, тиз алма бирүчән, яссы ябалдашлар формалаштыру өчен яраклы. Алмалары уртачадан кечерәк һәм уртача зурлыкта, йомры-конуссыман, буй-буй кызыл төстә. Йомшаклары сусыл, вак ярмалы, әйбәт кенә әчкелтем-төчкелтем тәмле. Алмалары сентябрь ахырында өлгерә, февральгә кадәр саклана.

Уэлси. Америка сорты. Агачлары уртача зурлыкта, түгәрәк ябалдашлы, кышка чыдам, югары уңышлы, кутыр авыруына бирешми, яссы ябалдаш формалаштыруга яраклы. 4—5 нче яшьләрендә алма бирә башлыйлар. Бер агачтан уртача уңышы—100 кг һәм аннан да артык. Алмалары яссы-йомры, уртача зурлыкта, матур алсу, яшькелт, тәмнәре — әчкелтем-төчкелтем, өлгергәндә алар тонык сары төстә булалар. Сентябрьнең урталарында һәм ахырында җыялар, февральгә кадәр саклыйлар.

Сортның кимчелекләре: кәүсә һәм ботак кайрылары кояшта пешүдән зарарлана, туфракның югары уңдырышлылыгын сорый, алмалары коелучан, уңышны ел саен бирми.

Соңгы кышкы сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Банановое. Агачлары биек булып үсә, күтәренке-түгәрәк ябалдашлы. Үсә бара аз тармаклана, шуңа күрә яссы ябалдашлар формалаштыру өчен яраксыз. Утыртканнан соң 8—10 елдан алма бирә башлый. Уңышы уртача, алма бирүенең тукталгалап торуы нык сизелә. Бу сорт кутыр авыруына бик чыдам.

Алмалары уртача зурлыкта һәм вак, дөрес яссы-йомры формалы, саламсыман ачык сары төсле. Йомшагы аксыл-сары, тыгыз, сусыл, тәмле. Алмалары сентябрь ахырында өлгерә һәм аларны өзәргә ярый. Аз коела. Декабрьдән алып майга кадәр ашарга яраклы була.

Белорусское малиновое. Бу сортның агачлары бик биек булып үсә, биек куе ябалдашлы. Нык үсүләре аркасында кайчакта уңышны соң бирә башлыйлар. Уңышлары уртача, регуляр түгел. Алмалары уртача зурлыкта, аерым елларда вакланалар. Алмалары йомры формада. Төсләре карасу-кызыл, күләгәдә яшькелт-кызыл. Йомшагы яшькелт-ак, сусыл, тәмле, әчкелтем-төчкелтем. Сентябрь ахырында өзәрлек булып өлгерә, мартка — апрельгә кадәр саклана. Бу сортны әле киләчәктә тикшереп карыйсы бар.

Победитель. Бу сорт иртә, югары һәм тотрыклы уңыш бирүе, алмаларының яхшы сыйфаты, агачының биек булып үсмәве белән Минск дәүләт сорт участогында һәм Гродно авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә башка сортлар арасыннан аерып алынды. Ябалдашы яссы-йомры, сирәкләнгән. 10—12 нче елга агачлары 3 м биеклеккә, ябалдашының диаметры 3—3,5 м га җитә.

Алманың Татарстанда районлаштырылган төп сортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грушовка московская. Халыкта чыгарылган борынгы рус сорты. Агачлары уртача биеклектә үсә. Ябалдашы нык, яшь чагында киң пирамидаль формада, үсә барган саен йомрылана. Агачлары кышка нык чыдамлылыклары белән аерылып тора. Алма бирүе ел саен түгел. Алмалары уртача зурлыкта һәм вак. Аларның төп төсләре саргылт-яшел, каплам төсе — буй-буй алсу шикелле. Тәме әчкелтем-төчкелтем. Августның икенче яртысында өзәрлек булып өлгерә, җыеп алганнан соң күп дигәндә 2—3 атна саклана.

Терентьевка. Бу сортның чыгышы билгесез. Салкынга нык чыдам. Агачы биек булып үсә, ябалдашы йомры. Алмалары вак, яссы-йомры, кызыл-көрән буй-буй сыек яшькелт төстә, әчкелтем-төчкелтем. Августның өченче ункөнлегендә өлгерә, бер ай чамасы саклана.

Июльское черненко. Салкынга чыдамлыгы югары. Агачы биек булып үсә, яфраклары куе, ябалдашы озынча түгәрәк конуссыман, җәелеп үсә. 4—5 елдан алма бирә башлый, уңышын тиз арттыра бара, яшь вакытта ел саен алма бирә, картая төшкәч — тукталгалап тора, ял итә. Алмалары уртача зурлыкта, яньчек формалы, тоташ карасу кызыл юылма алсулы һәм күгелҗем балавызсыман куныклы. Тәмле, ике атна чамасы саклана.

Пудовщина. Борынгы рус сорты. Агачы уртача биеклектә үсә, озак яши, киң озынча түгәрәк куе ябалдашлы, куе яфраклы. Алмалары уртача зурлыкта, сузынкы-йомры, сырлы, штрихлар һәм таплар шикелле куе алсу-кызгылт сары төстә, тәме әчкелтем-төчкелтем. Салкынга чыдам сорт, ел саен һәм мул уңыш бирә.

Көзге сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боровинка. Халыкта чыгарылган борынгы сорт. Агачы уртача зурлыкта үсә, ябалдашы җәенке, шарсыман. Салкынга чыдам. Яфраклары яхшы гына. Үзагачы нык түгел, ботаклары еш кына сына. 3—4 нче елда уңыш бирә башлый. Алмалары уртача зурлыкта, яньчек яки шалкансыман формада. Төп төсләре саргылт яшел, каплам төсе — карасу кызыл. Тәме әчкелтем-төчкелтем. Август ахырында — сентябрь башларында өлгерә. 2—3 ай саклана.

Зарянка. Бу сорт Татарстан авыл хуҗалыгы1 фәнни-тикшеренү институтында чыгарылган. Кышка чыдамлылыгы һәм уңышы югары. 3—4 елдан уңыш бирә башлый. Уңыш бирүен тиз арттыра бара, алма бирүдә кискен өзеклеге белән артык аерылып тормый. Агачы уртача биеклектә үсә, киң-йомры, куе яфраклы ябалдашлы. Алмалары уртача — эре зурлыкта, яшькелт-аксыл сары, ачык буй-буй, сусыл, тәмле, әчкелтем-төчкелтем. Февральгә кадәр саклана.

Кышкы сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буй-буй әнис. Идел буенда күптән үсә торган, чыгышы билгесез сорт. Салкынга чыдамлылыгы һәм уңышы югары. Яшь алмагачлар ел саен, зурлары — ике елга бер уңыш бирә. Утыртканнан соң 3—4 елдан уңыш бирә башлый. Ябалдашы киң — йомры. Алмалары уртача зурлыкта һәм ваграк, бераз конуссыман формалы, аз гына сырлы, бергә кушылучы нәфис буй-буйлы, йомшагы вак ярмалы: әчкелтем-төчкелтем, бик тәмле. Алмалары декабрьгә кадәр саклана.

Ал әнис. Халыкта чыгарылган борынгы Идел буе сорты. Агачлары биек булып үсә, шактый куе тигез шарсыман ябалдашлы. Салкынга нык чыдамлылыгы белән аерылып тора. Алмалары уртача һәм уртачадан кечерәк зурлыкта, яссы-йомры формалы. Алмаларының төп төсе — яшькелт, каплам төсе — буй-буйсыз җәелгән алсулы, күгелҗем куныклы. Сентябрьнең өченче ункөнлегендә өлгерә, мартка кадәр саклана.

Башкорт алмасы (Башкирская красавица). Халыкта чыгарылган сорт. Салкынга чыдам 3—4 елдан алма бирә башлый, уңыш бик тиз арта бара, ел саен алма бирә.

Агачы уртача биеклектә үсә, ярымшарсыман җәенке ябалдашлы. Алмалары уртача зурлыкта, конуссыман формалы, ап-ачык төстә. Тәме әчкелтем-төчкелтем. Сентябрьнең икенче яртысында өлгерә. Февральгә кадәр саклана.

Крюдне ренеты. Татарстанда 1932 елда Тәмте авылында 8 төп алмагач килеш табылган, шулар тагын да үрчетү өчен төп башлангыч материал булганнар. Салкынга чыдам сорт, яшь алмагачлары уртача уңыш бирә, үсә барган саен ул шактый арта. Утыртканнан соң 4—5 елдан алма бирә башлый. Уңыш бирүендә кискен тукталып тормый. Ябалдашы биек, йомры. Алмалары уртача зурлыкта, тупыйк конуссыман дөрес формалы. Йомшагы сусыл, күңелгә бик ятыш десерт тәмле. Сентябрь ахырында өлгерә, апрельгә кадәр саклана.

Каты алма (чугунка). Чыгышы билгеле булмаган җирле кышкы сорт. Салкынга чыдамлылыгы уртача, Югары уңыш бирә. Уңыш бирүе өзелгәләп тора, утыртканнан соң 5—6 елдан уңыш бирә башлый, уңышын бик тиз арттыра бара. Агачы уртача зурлыкта, ябалдашы шарсыман, матур гына куе яфраклы. Алмалары уртача зурлыкта, йомры, кызгылт шәмәхә буй-буйлы, яшькелт төстә. Ерактан алып кайтырга була. Октябрь башларында өлгерә. Җыеп алганнан соң 5—6 ай саклана.

Татар ренеты, Татарстан, Волжское, Урожайное һ. б. сортлар да игътибарга лаек.

Алма ни белән файдалы?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алма 86% чамасы су, шактый гына күләмдә клетчатка һәм пектин матдәләр бар. Алмаларның төп состав өлеше — төрле шикәрләр, алар башлыча фруктоза формасында. Аларның микъдары алманың сортына һәм үсү урынына карап, 5% тан алып 10% ка кадәр. Шикәрләрнең микъдары җәйге сортларда көзге сортлардагыга караганда, ә көзгеләрендә кышкы сортлардагыга караганда азрак. Төньяк сортларда су көньяк сортлардагыга караганда күбрәк, ә шикәрләре азрак. Алмаларда алма һәм лимон кислоталары бар (алма кислотасы лимон кислотасына караганда 3 тапкыр күбрәк). Моннан тыш, аларда салицил һәм борат кислоталары бар. Алма кабыгында шикәр һәм кислоталар йомшагындагыга караганда азрак, ә дубиль матдәләр исә шактый күбрәк. Өлгермәгән алмаларда крахмал була, өлгереп җиткәндә ул шикәргә күчә бара.

Минераль матдәләрдән алмаларда тимер һәм марганец тозлары, аз гына күләмдә калий, натрий, кальций тозлары бар. Алманың күп кенә сортлары С витаминына бай. Кайбер сорт алмаларда аз гына күләмдә В группасы витаминнары һәм каротин бар. Алмаларны яңа өзелгән, киптерелгән, туңдырылган һәм консервланган хәлдә ашарга ярый.

Әлбәттә, көзге һәм кышкы сортларны консервлау яки киптерү дә яхшырак булыр.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыруга барлыгы 36 төр керә. Хуҗалыкларда күп очракта Йорт алмасы (Культуралы алма) — Malus domestica төре үстерелә.

Корткычлар һәм чирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп корткычлар — алмагач чәчәк-ашары һәм алмагач җимешашарлары. Аерым елларда алмагач яфракларын алмагач көясе һәм парсыз ефәк күбәләге зарарлый. Авырулардан иң зыянлысы — кутыр авыруы, ул бигрәк тә җәй дымлы килгән елларда киң тарала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  3. GRIN үсемлекләр таксономиясе