Амбар утчыллары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амбар утчыллары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Амбар утчыллары
Ephestia.kuehniella.jpg
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
align

=right | Тип:

align

=left | Буынтыкаяклылар

align

=right | Сыйныф:

align

=left | Бөҗәкләр

align

=right | Ассыйныф:

align

=left | Канатлылар

align

=right | Өстәртип:

align

=left | Amphiesmenoptera

align

=right | Отряд:

align

=left | Lepidoptera

align

=right | Гаиләлек:

align

=left | Күбәләкләр

align

=right | Ыруг:

align

=left | Утчыллар

align

=right | Төр:

align

=left | Амбар утчыллары

Латин атамасы
Халыкара атамасы күрсәтелмәгән
taxobox үрнәге эчендәге мәкалә текстына
latin=атамасын куеп
, Сез проектка ярдәм итә аласыз
NCBI 40079

Амба́р утчыллары́ - күбәләкләр, утчыллар гаиләлегеннән. Нигездә азык-төлек складлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, тегермәннәрдә тереклек итә. Татарстан территориясендә тегермән, он һәм бөртекле ашлык утчыллары киң таралган. Тегермән утчыллары (Ephestia kuehniella) республиканың барлык районнарында очрый. Канат җәеме 20-25 мм, алгы канатлары - соры төстә, китекле ике ак сызыгы һәм кара төстәге буй-буй аркылы сызыклары һәм нокталары бар. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, ачык-сары, алсу, кайвакыт яшькелт төстә була. Башлыча он, ярма, сохари һ.б. ашамлыкларны зарарлый. Он утчылы (Pуralis farinalis) бөтен җирдә таралган, канат җәеме 30 мм га җитә, алгы канатлары - канат төбендә һәм очында шәмәхә-көрән, уртада көлсу-соры сызык үтә, арткы канатлары караңгы соры төстә, борылма сызыклы. Ел буена утчылларның 5 буыны үсеп өлгерә. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, саргылт-ак төстә, сирәк кенә кыска сызыклар белән капланган; ашлык, он, ярма, печән, көрпә һәм кондитер азыкларын зарарлый. Ашлык утчылы (Ephestia elutella) ТРның кайбер районнарында гына очрый. Канат җәеме 17мм га җитә, алгы канатлары җирәнсу-соры, арткы канатлары - тонык-соры. Кортының озынлыгы 17 мм га җитә, кызгылт-алсу яисә сарырак төстә, ашлык продуктларын зарарлый. Көрәш чаралары амбарларны, ашлык эшкәртү предприятиеләрендәге биналарны, машина һәм инвентарьларны әзерләү, чистарту һәм утчылларның таралуын кисәтүдән гыйбарәт. Физик-механик ысул: ашлык һәм ярмаларны чистарту, онны иләү, тузан суырткыч белән стена, идән, машиналарны чистарту, ашлыкны ион нурлар белән дезинсекцияләү; химик ысул: аэрозоль һәм газ белән дезинсекцияләү (хлорофос, тиофос, хлорпикрин) һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]