Аналык миомасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аналык миомасы latin yazuında])
Аналык миомасы
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
Анатомик урнашуы Аналык[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C4882[1]
 Аналык миомасы Викиҗыентыкта

Миома—аналыкның мускул тукымаларында ясалган яман булмаган шеш.

Гадәттә 30 яшьтән узган хатын-кызларда күзәтелә. Күп вакытларда шеш акрын үсә. Ул сидек куыгы, йә туры эчәк ягына таба үсеп, аларны кысарга мөмкин. Мондый вакытта авырту сизелә башлый. Шеш зур булып үссә, үз «күчәре» тирәсендә бөтерелеп, некроз (тукыма һәм күзәнәкләрнең эшчәнлеге тукталуы) барлыкка килә.

Шешләр зур булмаганда һәм көчле кан китү күзәтелмәгән очракларда, дарулар белән консерватив дәвалау алып баралар. Әгәр дә шешнең үсүе тиз һәм кан китүләре еш, көчле булса, наркоз белән операция ясыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]