Аналык җиңсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аналык җиңсәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аналык җиңсәсе
Өлеш хатын-кызларның җенси системасы
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү uterine artery[d]
Кан китү vaginal venous plexus[d]
Лимфа internal iliac lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A09.1.04.001
FMA 19949

Аналык җиңсәсе (vagina, греч. colpos

·       Җиңсә – эластик мускуллы 8-10 см озынлыктагы көпшә.

·       Җиңсә (рәс. 3.15, 3.16) аналыкны тышкы җенес әгъзалар тирәсе белән тоташтыра, копулятив әгъза булып тора, шулай ук айлык вакытында канны чыгару һәм бала тудыру  юлы булып тора.

·       Җиңсәдә алгы тышча (paries anterior) һәм арткы тышча (paries posterior) бар, арткысы алгысыннан 1,5-2 см озынрак.

·      Өстән җиңсә куышлыгына аналык муентыгының җиңсә өлеше бата. Җиңсә тышчасы аналык муентыгы белән тоташканда җиңсәнең эчке өслеге һәм аналык муентыгының тышкы өслеге арасында тар ярык ясала — җиңсә гөмбәзе (fornix vaginae)

·       Җиңсә гөмбәзен дүрт өлешкә бүләләр:

o  алгы өлеш (pars anterior),

o  арткы өлеш (pars posterior),

o  ике кырый өлеше (partes laterales).

·       Гөмбәзнең арткы өлеше тирәнрәк, чөнки җиңсәнең арткы тышчасы алгысыннан озынрак. Бу өлештә җиңсә тышчасы excavatio rectouterina җәеп чыккан корсак ярысы белән капланган.

·      Аска таба җиңсә тарая һәм җиңсә алдына җиңсә тишеге булып ачыла. Җиңсә тишеге гыйффәтле кызларның лайлалы катлау белән җәелгән тоташтыргыч тукымалы мембрана белән ябык, ул гыйффәтле яры (hymen) дип атала. Ул җиңсәне җиңсә бусагасыннан аера. 

Аналык җиңсәсе топографиясе

Җиңсә кече очаның үзәк өлешенең аскы бүлегендә урнашкан.

·       Җиңсә алдында сидек чыгару юлы һәм сидек куыгының төбе урнашкан. Сидек куышлыгы белән җиңсә йомшак клетчатка белән тоташкан, анда веноз үрелмә бар. Сидек чыгару юлы белән җиңсәнең алгы тышчасы тыгыз тоташтыргыч тукыма белән нык тоташкан.

·       Җиңсәнең арткы тышчасы туры эчәккә яндаш.

·       Җиңсәдән латераль урнашкан клетчаткада көчле веноз үрелмә һәм сидек юлының оча өлеше бар.

·       Астан җиңсә сидек-җенес диафрагмасы аша узып, бу урында касык сөякләре белән бот арасының парсыз аркылы бәйләвече ярдәмендә тоташа. Җиңсәнең бу өлеше иң аз хәрәкәтчән. 

Җиңсә тышчасы

·       Лайлалы катлау

o  Лайлалы катлау күпкатламлы яссы эпителий белән капланган, анда бизләр юк.

o  Җиңсәнең алгы һәм арты тышчасында күпсанлы аркылы җиңсә җыерчыклары (rugae vaginales) бар, алар урта сызымга таба озынаеп, буйга юнәлгән күчәрләрне — җыерчык баганаларын (columnae rugarum) барлыкка китерә. Алгы һәм арткы җыерчык баганаларын (columna rugarum anterior, posterior) аералар.

o  Җиңсәнең алгы тышчасына яндаш булган сидек чыгару юлы буйга юнәлгән лайла катлауның чыгынтысын — аналыкның уретраль килен (carina urethralis vaginae) ясый.

·       Мускуллы катлау шома мускуллы тукымадан тора, өстән аналыкның мускулатурасына күчә, астан көчлерәк үсә һәм бот арасы мускуллары белән бәйләнештә тора.

Адвентиция.

Аналык җиңсәнең сыгылмалы тышчасы яндаш әгъзаларны җиңсә аша тикшерергә мөмкинлек бирә, per vaginae. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.
    1. Anatomy & Physiology: Therapy Basics 4th EditionISBN 978-1-4441-0923-8