Анатолий Кириллов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Кириллов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Анатолий Кириллов
Туган 2 октябрь 1947(1947-10-02)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 18 февраль 2021(2021-02-18) (73 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Магнитогорск дәүләт техника универститеты һәм Уральская академия государственной службы[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Урал федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1998)
Гыйльми исем: профессор

Кириллова Анатолий Дмитриевич (2 октябрь 1947 ел) — тарих фәннәре докторы, Урал федераль университеты профессоры, Сәяси фәннәр академиясе әгъзасы, Свердловск өлкәсе тарихы үзәге директоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Дмитриевич Кириллов 1947 елның 2 октябрендә Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туган. 1962 елда музыка мәктәбенең скрипка классын белем ала. 1966 елда Магнитогорскта урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый.

1971 елда Магнитогорск тау-металлургия институтын «инженер-электрик» һөнәре буенча тәмамлый, аннары Свердловск югары фирка мәктәбендә белем ала.

1984 елда тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә хезмәт яклап дәгъва итеп, «Деятельность партийных организаций Урала по ускорению темпа научно-технического прогресса в черной металлурги (1976-1980 г.г.)» темасына диссертациясе, ә 1998 елда «Социально-политическое развитие регионов в период становления новой российской государственности, 1990-1998 годах (на материалах Урала)» темасы буенча хезмәт яклап докторлык дәрәҗәсенә лаек була.

Хезмәт эшмәкәрлеген 1971-1972 елларда Магнитогорск металлургия комбинатында электромонтаж идарәлегегдә оста булып башлый. Соңыннан 1972-1975 елларда ВЛКСМ-ның Магнитогорск шәһәре комитеты секретаре; 1975-1980 елларда — фирка эшендә. 1982 елның август аеннан тикшеренү үзәге директоры — фирка һәм совет эше практикасын күнегү буенча лабораториядә.

1994-1995 елларда Свердловск мәйдан Думасының социаль-сәяси технологияләр бүлеге мөдире була. 1995-1997 елларда Губернатор Эдуард Эргали Россельның хакимиятендә мәгълүмат-аналитика идаралыгы начальнигы, 1997-2000 елларда Свердловск өлкәсе губернаторының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе булып тора.

2001 елдан Свердловск төбәк җәмәгать учреждениесе «Төбәк сәясәт институтының» директоры булып тора, 2002 елдан «Уральский федеральный округ. УрФО» журналының нәшриятчесе.

2006 елның ноябреннән 2015 елның сентябренә кадәр Урал хәзерге сәяси тарихы үзәген оештыра (Б.Н. Ельцинның Урал үзәге), аның директоры була.

2015 елның сентябреннән Свердловск өлкәсе тарихы үзәген оештыра һәм аның директоры була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанышлары өчен берничә тапкыр бүләкләнә:

  • Русия Мәдәният министрлыгы сайты грамотасы
  • Свердловск өлкәсе губернаторының грамотасы
  • 2007 — III дәрәҗә изге кенәз Даниил Московский ордены;
  • 2007 — III дәрәҗә «Свердловск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесе;
  • 2012 — II дәрәҗә «Свердловск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесе;
  • «Екатеринбург шәһәре тарихына шәхси өлеш индергәне һәм һөнәри эшмәкәрлегендә югары казанышлары өчен» дипломы һәм «Танылу» премиясе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Панов А. Мне посчастливилось изучать уральскую историю в период становления новой России // Чиновник. — 2007. — № 4. — С. 6—63.