Анна Быховская
Анна Быховская | |
---|---|
Туган | 1901 Велиж, Велижский уезд[d], Витебск гөбернәсе, Россия империясе |
Үлгән | 1996 Үзбәкстан |
Һөнәре | галим |
Анна Быховская (1901-1996) — Мәскәү дәүләт университетының биология факультетының тәүге деканы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Быховская Анна Марковна Велиж шәһәрендә туган[1]. Урта белемне экстерн ысулы белән ала, чөнки акча булу сәбәпле гимназиядә укый алмый[2]. Шәхси дәресләр бирә, башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1920 елда ВКП(б.) сафына керә.
1927 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының биология бүлеген тәмамлый. Цитология һәм гистология кафедрасында Г. И. Роскинга аспирантурага укырга керә. Доцент дәрәҗәсенә ия була.
Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты барлыкка килгәннән соң, беренче декан һәм аның тарихында әлегә бердәнбер хатын-кыз-декан. Бу вазифага 1930 елның 21 августында тәгаенләнә. Декан вазифасын 1930 елдан алып 1931 еллар буенча били. 1931 елның 18 апрелендә университетта факультет-кафедраль структура бетерелә. А. М. Быховская Мәскәү дәүләт университетының зоология бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1933 елның 1 маеннан Мәскәү дәүләт университетында факультетлар тергезелә — Быховская биология факультеты деканы вазифасын башкаручы итеп тәгаенләнә. 1935-1937 елларда Мәскәү дәүләт университетының зоология фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшли[3].
1937 елның 10 июнендә Быховская «үзенең эшендә күп кенә сәяси хаталар җибәрүче һәм партия уяулыгын югалтучы» буларак Биология факультеты белән җитәкчелек итүдән читләтелә[3]. Шул ук 1937 елда Мәскәү дәүләт университетының зоология фәнни-тикшеренү институты директоры вазифасында кулга алына[1].
1947 елдан Сәмәркандта медицина паразитология һәм малярия институтында, 1960 нчы елларда административ бүлек буенча директор урынбасары булып эшли[4].
Үзбәкстанда 95 яше тулуга 10 көн калганда вафат була.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Быховская А. М. 1960. Республиканское совещание и научная конференция по вопросам борьбы с паразитарными заболеваниями в Узбекистане. 1) Мед. ж. Узбекистана. No 11, 74—75.
- Быховская А. М., Ибадов А. У. Леонид Михайлович Исаев, Ташкент, 1964
- Крамарь В. С., Быховская А. М., Каторкин Е. Н. и др. — «Мед. паразитол.», 1974, No 6, с. 694—697.
- Крамарь В. С., Кудрявцева Н. Ф., Быховская А. М. и др. — «Мед. паразитол.», No 3, с. 293—296.
Адресы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1937 елның октябренә кадәр — Мәскәү, Маросейка урамы, 9, кв. 34[1].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәкъдим ителгән чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Автобиография — «Фронт науки и техники», 1936, № 3.
- «За пролет. кадры», 17 июня 1937. Статья нападает на нее за мягкость к «врагам»;
- «За пролет. кадры», 17 октября 1937. Статья объявляет, что она сама «враг».
- Слухов Ф. 90 лет ее жизни: В эти весенние праздничные дни старейшая жительница Самарканда А. М. Быховская отмечает свой «круглый» юбилей // Ленинский путь,—1991,—20 марта.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Жертвы политического террора в СССР, archived from the original on 2018-07-30, retrieved 2021-11-09
- ↑ Любарский Г. Ю. История Зоологического музея МГУ. Идеи, люди, структуры. М.: КМК, 2009. 744 с.
- ↑ 3,0 3,1 Летопись Московского университета
- ↑ М. Поповский. Тот, кто спорит — Повесть о Леониде Исаеве.