Арам MP3

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арам MP3 latin yazuında])
(Арам Саргсян битеннән юнәлтелде)
Арам MP3
Туган 5 апрель 1984(1984-04-05)[1] (40 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
Әлма-матер Мхитар Гераци исемендәге Ереван дәүләт медицина университеты[d]
Һөнәре автор-башкаручы, шоумен, җырчы, кәмитче, гитарачы, клавишник, игрок КВН
Эш бирүче Шант[d]

 Арам MP3 Викиҗыентыкта

Арам Саргсян, Арам MP3 (әрм. Արամ Սարգսյան; 5 апрель 1984 ел) — әрмән җырчысы, шоумен һәм комик, ул[2][3][4][5] «Евровидение 2014» җыр конкурсына «Not Alone» җыры белән Әрмәнстан вәкиле буларак сайлана.[6][7][8][9]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арам Саргсян 1984 елның 5 апрелендә Ереванда туа. Бала чагыннан зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыяллана һәм мәктәптә укыган чагында ук хорда җырлый, мәктәп чараларында һәм театр постановкаларында катнаша.

2006 елда Ереван дәүләт медицина университетын фармацевт һөнәре буенча тәмамлый.

Студент чагыннан КВН-нарда, «Ике йолдыз» телепроектында, танылган җырчыларга пародияләр тудырып, «32 теш» юмористик проектында катнаша. Байтак телетапшыруларның алып баручысы була. Әлеге вакытта «Vitamin Club» юмористик проектында чыгыш ясый.

Телетапшыруларның һәркайсында коллегаларының берсе аны, шаяртып, «MP3», дип атый, шуннан алып бу кушамат аның сәхнә исеменә әйләнә.

Евровидение 2014[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 31 декабрендә Арам MP3 «Евровидение 2014» җыр конкурсына «Not Alone» җыры белән Әрмәнстан вәкиле буларак сайлана.[10]. Евровидение-2014-нең төп фаворитларының берсе була һәм финалда 4-нче урынны яулый[11].

Дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Синглы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Shine» (2013)
  • «If I Tried» (2013)
  • «Just Go On» (2013)
  • «Not Alone» (2014)
  • «Help» (2014)
  • «Magic» (2014)
  • Help (2015)
  • Asa (2016)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ҡалып:YouTube user