Эчтәлеккә күчү

Артемий Веселов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артемий Веселов latin yazuında])
Артемий Веселов
Туган 18 (31) октябрь 1906
Романово-Борисоглебский уезд[d], Ярыслау гөбернәсе, Россия империясе яки Даниловский уезд[d], Ярыслау гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 22 март 1994(1994-03-22)[1] (87 яшь)
Курск, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү индустрия-педагогия институты[d]
Һөнәре укытучы, галим, педагог
Эш бирүче Курск дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Артемий Николаевич Веселов (18 октябрь 1906 — 1994) — ССРБ һәм Россия галиме, педагог, педагогия фәннәре докторы, профессор. Курск педагогия институты ректоры.

Артемий Николаевич Веселов 1906 елда Ярославль губернасының Марьино авылында туган. 1928 елдан алып КПСС әгъзасы булып тора.[2]. 1930 елда К.Либкнехт исемендәге Мәскәү педагогия институтының иҗтимагый-икътисади бүлегендә укый һәм шул ук елда югары мәктәптә педагогик эш башлый. 1943 елдан 1994 елга кадәр Курск педагогия институтында эшли, ректор, кафедра мөдире, педагоглык кафедрасы профессоры була. Россия профессиональ-техник белем бирү тарихын тирән тикшерә һәм анализлый. Педагогия фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва итеп, 1952 елда «Очерки истории низшего профессионально-технического образования и подготовки рабочих кадров в РСФСР» темасына диссертацияне уңышлы яклый. 1964 елда профессор гыйльми исемен ала[3].

Веселов 50 фәнни эш, шул исәптән педагогика тарихы өчен әһәмиятле булган монографияләр авторы булып тора. 1982 елда «Очерки истории профессионально-технического образования в СССР» монографиясен әзерләүдә катнашкан өчен К.Д.Ушинский исемендәге ССРБ педагогия фәннәре академиясе премиясына лаек була[4][5].

А.Н.Веселов Курскта яшәгән. 1994 елда вафат була.

  • Веселов А. Н. Низшее профессионально-техническое образование в РСФСР. – М., 1955;
  • Веселов А. Н. Среднее профессионально-техническое образование в дореволюционной России. – М., 1959;
  • Веселов А. Н. Профессионально-техническое образование в СССР. – М., 1961.
  • Педагогическая энциклопедия. Том 1. Гл. ред.- А.И. Каиров и Ф.Н. Петров. М., 'Советская Энциклопедия', 1964. 832 столб. с илл., 7л. илл.