Эчтәлеккә күчү

Аттика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аттика latin yazuında])
Аттика
Сурәт
Дәүләт  Греция
Урын Греция
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Петалия[d]
Мәйдан 3808,1 км²
Рәсми веб-сайт athensattica.gr
Харита сурәте
Феноменның икътисады Аттика икътисады[d]
Карта

А́ттика[1] (бор. грек. Ἀττική[2], Аттики[3]) — Үзәк Грециянең көньяк-көнчыгыш өлкәсе, Балкан ярымутравы һәм Архипелаг арасындагы тоташтыру звеносы, якынча 3808 км2 мәйданы, төньякта Беотия белән, көнбатышта Коринф бугазы аша — Мегарида һәм бөтен Пелопоннес белән чиктәш. Көньякта Сароникос, көнчыгышта — Петалия һәм төньяк-көнчыгышта Эгей диңгезенең Нотиос-Эввоикос култыгы белән юыла.

Аттика үзенең зәйтүн агачлары белән дан тоткан, Африка крестьяннары йөзем үстергәннәр, ә менә икмәкне Кара диңгез яр буйларындагы колонияләрдән китергәннәр. Мондый шартларда һөнәрчелек һәм диңгез сәүдәсенең әһәмияте бик нык арткан.

Акрополь итәгендә күп санлы һөнәрчелек остаха- нәләре һәм кибетләр ачылган. Эгей диңгезе ярында Пирёй порты төзелгән.

Биредә, диңгездән алты километр ераклыкта, грекларның иң данлыклы шәһәре — Афина үсеп чыккан.

Миф буенча, диңгезләр алласы Посейдон белән Афина алиһә арасында бәхәс чыга: аларның кайсысы төп шәһәрне үз канаты астына алырга тиеш дип. Аллалар Зевс җитәкчелегендә акропольдә җыелалар һәм хакимиятне Аттикага иң яхшы бүләк ясаучыга бирергә карар кылалар. Посейдон өч япьле сөңгесе белән кыяга суга, аннан чишмә бәреп чыга. Әмма аның .суы диңгездәге кебек үк тозлы була. Афина сөңгесен җиргә батыра, һәм сөңге зәйтүн агачына әйләнә. Аллалар Афинаның бүләген иң яхшы дип табалар һәм шәһәрнең аның канаты астында булуын таныйлар.

  1. А́ттика // Словарь географических названий зарубежных стран / отв. ред. А. М. Комков. — 3-е изд., перераб. и доп. — М. : Недра, 1986. — С. 29.
  2. Дворецкий И. Х.. А // Древнегреческо-русский словарь(рус.) / Под редакцией члена-корреспондента Академии наук СССР проф. С. И. Соболевского. — М.: Государственное издательство иностранных и национальных словарей, 1958. — Т. 1.
  3. Инструкция по передаче на картах географических названий Греции. — М., 1964. — С. 14.