Ашлы
Внешний вид
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ашлы (рус. Ошель) - Идел буе Болгарының иң атаклы шәһәрләреннән саналган.
Аның калдыклары Иделнең уң ягында Тәтеш районының Богдашкино авылы янында саклана. Шәһәр балчык үрләр һәм агач стеналар белән ныгытылган ике өлештән торган. Аның гомуми мәйданы 77 гектар чамасы.
Археологик казу эшләре әле күптән түгел генә башланган, шуңа күрә борынгы шәһәрне күз алдына китерү хәзергә кыен. Ашлыны 1220 елда рус гаскәрләре басып алалар һәм яндыралар. Моны ишетеп Ашлыга Олуг шәһәрдән зур гына болгар гаскәре килә, тик ярдәм итәргә соң була инде.