А. С. Пушкин һәйкәле (Мәскәү, Пушкин мәйданы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/А. С. Пушкин һәйкәле (Мәскәү, Пушкин мәйданы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Александр Сергеевич Пушкин һәйкәле Александр Михайлович Опекушинның эше. Мәскәүдә 1880 елның 6(18) июнендә куела. Һәйкәл бронзадан коелма, башта Страстной мәйданының Тверь бульварында (хәзер Пушкин мәйданы) куела. 1950 елда мәйданның капма-каршы ягына күчерелә, һәм әлегә кадәр шунда тора.

Скульптор шагыйрны плащ ябынган, озын сюртуктан аягүрә басып торган килеш сурәтли. Башы уйчан аска эелгян, әйтерсең, ул яңа әсәре өстендә уйланып тора. Уң кулын сюртук салган, артка каерган сул кулында — эшләпә.

Нигезләнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Н. Шредер, П.П. Забелло һәм А.М. Опекушин проектлары, 1875 ел

1860 елда Патша авылы лицееның чыгарылышы укучылары инициативасы буенча Мәскәүдә Пушкин һәйкәле өчен акча җыю башлана. 30 мең сум тирәсе акча җыела. 1870 елда лицей укучысы Яков Карлович Грот инициативасы белән яңа язылу уздырыла һәм якынча 160 575 сум акча җыйуга өләшелә

1875 елда Пушкин һәйкәленә ачык конкурс сөземтәләре буенча беренче премияне А.М. Опекшин ала. Төзү-монтаж эшләре өчен Александр Михайлович Опекушин архитектор Иван Семенович Богомоловны чакыра. Һәйкәл кору буенча махсус комиссияне П.Г. Ольденбургский җитәкли.[1][2].

М. М. Антокольский проекты, 1875 ел

Киләсе бишьеллык статуя моделен эшләүгә, Петербургта бронза кою заводында коеуга, кызгылт граниттан пьедестал әзерләүгә һәм монтажлауга китә. 1879 елның 19 октябрендә һәйкәлне ачу планлаштырыла (Лицей еллыгына), ләкин почмак монолитларның берсенең зыян күрүе аркасында аны ике яңысы менә алмаштыралар, бу тоткарлыкка китерә[3].

1880 елның язына һәйкәл буенча эш тәмамлана. Һәйкәлне ачу тантанасы 1880 елның 26 маена тәгаенләнә (шагыйрнең туган көненә); ләкин бу дата императрица Мария Александровнаның матәме белән кичектерелә[3]. 1880 елның 6 июнендә Мәскәү халкы Тверь бульвары янында һәйкәлне ачу тантанасына җыела. Шул ук көнне Мәскәү университетында тантаналы җыелыш үтә, анда Пушкинның иҗаты һәм аның рус мәдәниятендәге урыны турында Н.С. Тихонравов һәм В.О. Ключевский сүз белән чыгыш ясый. Өч көн дәвамында Дворяннар җыелышы залында төрле бәйрәм чаралары үтә, җыелучылар алдыннан И. С. Тургенев, Ф. М. Достоевский, С. Аксаков һәм башка мәдәният эшмәкәрләре чыгыш ясый[2].

Пушкин Һәйкәле. XIX гасыр азагында открыткада

Башта һәйкәл Тверь бульвары башында, Страстной монастырена карый куела. 1950 елда монумент Тверь урамының (ул чакта Горьковский урамы) икенче ягына, сүтеп алынган монастырь урынына 180 градуска борып куела[4].

Пьедесталдагы язулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пьедесталны Пушкинның «Һәйкәл» шигырендәге юллар бизи. Жуковский цензура күзлегеннән чыгып, шагирның үлгәннән соңгы беренче әсәрләр җыентыгында кайбер юлларны үзгәртә[5]. Бу үзгәрешләрнең берсе пьедесталның уң ягында кыркып языла:

И долго буду тем народу я любезен, что чувства добрые я лирой пробуждал


1936 елда шагыйрнең үлүенә 100 еллык уңаеннан шигырның тексын оригиналы белән алмаштырырга карар ителә. Шул ук вакытта:

  • иске рельефлы язулар алып ташлана, өсте яңадан шомартыла.
  • баштагы шрифт саклана, орфографиясе хәзерге заман орфографиясе белән алмаштырыла,
  • ике юллык тулысынча дүрт юллык белән алмаштырыла.

Пьедесталның арткы ягындагы сүзләр иске орфографиядә эчпошыргыч үзгәрешсез кала: «Сооруженъ въ 1880 году».

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Һәйкәл А. С. Пушкин
  • Үзәктә Александр Михайлович

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кони А. Ф. Воспоминания о писателях — М.: Правда,1989, 456 с., — сс. 86—88
  2. 2,0 2,1 Кони, 1914
  3. 3,0 3,1 Сигизмунд Либрович. Пушкин в портретах. СПб, 1890. С. 218—219.
  4. Информационный портал РИА Новости
  5. Как меняли текст РГБ, 2008.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Редакция журнала. Памятник Пушкину // Всемирная иллюстрация : журнал. — 1880. — Т. 23. — № 594. — С. 430—434.
  • Крейн А. З. Рукотворный памятник (1880—1980): К столетию открытия в Москве памятника Александру Сергеевичу Пушкину работы А. М. Опекушина / Художник В. В. Кошмин — М.: Советская Россия, 1980. — 48, [32] б. — 50 000 экз.
  • Чубуков В. В. Всенародный памятник Пушкину: (200-летию А. С. Пушкина посвящается). — М.: «Тверская, 13», 1999. — 160 с. — 8 000 экз. — ISBN 5-89328-009-1. (пер.)
  • Кони А. Ф. {{{башлык}}} // Москва и её жизнь. — Москва для всех. — С. 98-110.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]