Бакча кәбестәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакча кәбестәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бакча кәбестәсе
Сурәт
Халыкара фәнни исем Brassica oleracea L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон кәбестә[d][1]
Таксонның халык атамасы Gemüse-Kohl[2], cabbage[3], brukev zelná, Gemüsekohl, Wild Mustard, Col Silvestre, Kaali, Chou Commun, (Wil) Kual, Vadkáposzta, Cavolo, Dārza kāposts, Дива зелка, Kool, kapusta ogrodowa, kapusta warzywna, Kål, Lahana, Pancar һәм Kool en Wilde kool[4]
Җимеш төре кузак[d]
ХТСБ саклану статусы данных недостаточно[d][5]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=7668[6]
URL секвенированного генома plants.ensembl.org/Brassica_oleracea[7]
ХТСБ идентификаторы 170110[8]
Commons-logo.svg Бакча кәбестәсе Викиҗыентыкта

Кайберәүләр кәбестәне борын-борыннан килгән урыс яшелчәсе дип саный. Мөгаен, бу урысларның кәбестә бөккәннәре, щи пешерүе белән бәйледер. Ләкин бу искиткеч яшелчә Урта диңгез буйларыннан «күчеп килгән». Борынгы славян халыклары китапларында кәбестәне куллану, аның файдалы якларын күрсәтеп язылган рецептлар бүген дә актуаль. Кәбестә бик күп ашамлыкларны әзерләгәндә кулланыла. Ул С витаминына бик бай, бу витамин анда әфлисун белән лимондагы кадәр, ә бәрәңге белән чагыштырганда 50 тапкыр артык. Иң мөһиме — бу витамин кәбестәдә ел буе саклана.

Яңа чи кәбестәнең согында организмны бик яхшы чистарту сыйфаты бар һәм ул гәүдә авырлыгын киметүдә ярдәм итә. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен, кислоталыгы түбән булган гастритны (кислоталыгы югары булганын ярамый), бавыр, талак, юан эчәк, атеросклероз авыруларын дәвалаганда, кәбестә согы һәм кәбестә ризыклары куллану шактый тиз савыгуга китерә. Сок әзерләр өчен иттарткычтан чыгарылган кәбестәне сыгып, сөзеп куярга кирәк. 0,5-1 стакан җылы сокны көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 40 минут кала эчәргә ярый. Югары сулыш юллары ялкынсынганда һәм йөткергәндә, кәбестә согын әче торма согы белән кушып (1:2 нисбәтендә) һәм бал өстәп, көненә 4-6 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Томау төшкәндә, яңа сыгылган сокны һәр борын тишегенә көненә 3-4 тапкыр 2-4 тамчы тамызалар.

Тозлы кәбестә согы менә дигән витамин С чыганагы булып тора. Нәрсә-нәрсә, ә тозлы кәбестә һәр өйдә диярлек бар. Аны шулай ук бавыр авырулары, хроник эч кибү һәм геморрой булганда файдаланалар. Бу очракта ярты стакан сокны ашарга 30 минут кала яки ашаганда эчәләр һәм сок күләмен әкренләп көненә 5-6 стаканга кадәр арттыралар. Баш авыртканда, яңа кәбестә яфракларын 10-15 минутка чигәләргә куеп торырга кирәк. Лимон согына, көнбагыш маена яки каймакка манылган кә­ бестә яфрагын авырткан буын өстенә, шешкән урыннарга куярга була. Алар артрит, подагра авырулары вакытында авыртуны сизелерлек киметәләр. Сөттә пешеп, көрпәгә манылган кәбестә яфраклары балаларда диатез һәм юеш экзема авырулары вакытында кайнар компресс сыйфатында кулланыла.

Йокыны яхшыртыр өчен, берничә кәбестә яфрагын салкын су белән юып. изелгәнче пешерәләр. Суытырга һәм көн саен 3-4 тапкыр яфракларын ашарга һәм кәбестә пешкән суны эчәргә. Кәбестәнең башка төрләрендә дә дәвалау сыйфаты бик югары. Аларны бү­ ген кибетләрдә сатып алу кыен түгел. Мәсәлән, кызыл күчәнле кәбестә. Анда ак кәбестәгә караганда С витамины бер ярым тапкыр күбрәк. Төсле кәбестә , организм тарафыннан бик яхшы үзләштерелә һәм ашказаны-эчәк авырулары вакытында балалар өчен диетик продукт сыйфатында файдаланыла.

Брокколида төсле кәбестәдәгегә караганда каротин 50 тапкыр күбрәк. Брокколи ашап, картлыкны куарсыз. Брюссель кәбестәсе — диабетиклар өчен идеаль продукт. Кольраби составында фосфор һәм кальций тозлары булганлыктан, ул балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен бик файдалы. Иң мөһиме—кәбестәне ничек кенә әзерләсәң дә, ул тәмен югалтмый, ашам­ лык буларак сыйфатын саклый. Аны санламыйча, түбәнсетеп карамагыз!

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]