Эчтәлеккә күчү

Балтырган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтырган latin yazuında])
Балтырган
Халыкара фәнни исем Heracleum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон силдиричәләр[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Классик антик чор турында практик белем энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 55(3)[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Домашняя энциклопедия, или Словарь фактов и полезных знаний[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 5[d]

 Балтырган Викиҗыентыкта

Heracleum sibiricum L. - Себер балтырганы

Балтырган (лат. Heracleum) — чатырчәчәклеләр семьялыгыннан ике яки күпьеллык үләннәр ыругы. Көпшә сабаклы, киң киртләч яфраклы, чатыр чәчкәле күпьеллык үлән.

70 тән артык төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында киң таралган. Татарстанда табигый шартларда бер төре – Себер балтырганы (H. sibiricum) очрый. Дымлы болыннарда, ташландык җирләрдә, елга буйларында, куак араларында үсә.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

80–150 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры юан, орчыксыман, тышкы яктан саргылт, эче ак. Сабагы кабыргалы, төкле, өске өлеше ботаклы. Яфраклары каурыйсыман яки өчәрле, пластинкалары 20–50 см озынлыкта һәм шундый ук киңлектә. Чәчәкләре катлаулы чатырда, яшькелт-сары аерчалы. Җимеше – озынча түгәрәк икеорлыкча. Июль ахыры – август башында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи (бер үсемлек 8 меңгә якын орлык бирә).

Яфраклары, сабагы һәм яшь бәбәкләре ашарга яраклы. Яшел өлешләре С витаминына, каротин, аксым, шикәр, дуплау матдәләре, тимер, никель, марганец, бакырга һ.б. бай.

Эфир мае булу сәбәпле, балтырганның үзенчәлекле исе бар.

Халык медицинасында аппетитны ачу өчен, гастрит һәм тире авыруларын дәвалаганда файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлек. [3].

Биеклеге 3 м җитә торган Сосновский балтырганы (H. sosnowskyi) очрый. Ул безнең якларда инвазив үсемлек төре булып, табигый экосистемаларга зур зыян китерә.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/baltyrgan