Балык Бистәсе районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балык Бистәсе районы флагы latin yazuında])
Балык Бистәсе районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Балык Бистәсе районы

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы флагы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Флаг 2006[1] елның 13 октябрендә расланган һәм теркәү номеры 2633 нче белән Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына, шулай ук 75 нче теркәү номеры белән Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Балык Бистәсе муниципаль районы флагы киңлегенең озынлыгына 2 гә 3 нисбәтеннән турыпочмаклы зәңгәр тукымадан тора, ә ркөмеш балык ятьмәсе һәм аның фонында сары кырпы балыгы — районның гербыннан алынган ».

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг герб нигезендә эшләнгән, ул район исемен, аның тарихи, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

"Балык Бистәсе авылы" муниципаль берәмлеге үзәге Борис Годунов указы буенча XVI гасыр ахырында барлыкка килә. Бистәне Россия дәүләтенең тышкы чикләрен ныгыту өчен төзелгән утрау янында, Кама елгасының уң ярында төзиләр. Балык Бистәсе исеме биредә киң таралган балык кәсебеннән алган, бу тарихи һәм табигый — географик яктан бәйле. Балык тоту белән шулай ук хәзерге вакытта муниципаль районга керүче Кама буе авылларында яшәүчеләр дә шөгыльләнгән. Зәңгәр кыр район өчен аеруча мөһим булуын ассызыклый: районның табигый чиге булып Кама елгасы (Куйбышев сусаклагычы) тора, ә өч елга — Бәтке, Әшнәк һәм Шумбут (район территориясеннән үтүче) елгалары табигать һәйкәлләре дип игълан ителде. Зәңгәр, зәңгәрсу төс шулай ук намус, намуслылык, рухият символы булып тора.

Ятьмәне челтәрле бизәү район өчен гадәти булган үрү һәм зәркән һөнәрләрен күрсәтә. Балык Бистәсе челтәре геометрик бизәкләр өстенлек иткән төгәл рәсем белән аерылып торган.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан от 13.10.2006 № IX-4 «О флаге Рыбно-Слободского муниципального района»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]