Башкорт күтәрелеше (1704–1711)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт күтәрелеше (1704–1711) latin yazuında])
(Башкорт күтәрелеше (1704—1711) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

1704–1711 еллардагы башкорт күтәрелеше — Русиядә XVIII гасырдагы халык баш күтәрүләрнең берсе.

Күтәрелеш сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелешнең башлануы прибыльщик (салым җыючылар) А.  Жихарев һәм М. Доховның 1704 елның август указы белән бәйле. Дәүләт табышын арттыру максатында алар яңа салымнар уйлап чыгарган. Яңа указ белән 72 салым кертелә, шул исәптән муллага, мәчеткә һәм мәхәллә кешесенә. Указ, шулай ук мәчетләрне христиан храмына охшатып төзү, зиратларны мәчет янында төзү, рус руханисе катнашлыгында никах һәм үлем очракларын теркәу таләп итә. Былар барсы да көчләп христианлаштыруга тура адым дип кабул ителә[1]. Моннан тыш, Русия шведларга каршы Төньяк сугышында катнашканда, 20 000 ат һәм 400 яугир таләп итәләр[2].

Күтәрелеш урыны һәм дәверләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелеш токанган урыннар: көнчыгыш чиге Тобол елгасы, көнбатыш чиге Идел елгасы, көньяк чиге Урал елгасының урта агымы, төньякта Казан, Вятка, Көнгер шәһәрлере.

Күтәрелеш 4 чорга буленә:

  • 1  нче этап: 17041706 еллар — Күтәрелеш башлану;
  • 2 нче этап: 17071708 еллар — Күтәрелеш киң колач алган вакыт;
  • 3 нче этап: 17091710 еллар — Урал аръягында көрәш;
  • 4 нче этап: 1711 ел — күтәрелеш тәмамлану елы[3].

Хәрби хәрәкәт барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелеш 1704 елның җәендә башлана. 1705 ел башында Уфа өязенә комиссар Сергеев җитәкчелегендәге карательләр экспедициясе җибәрелә. Уфага килгәч, Сергеев дүрт башкорт даругасынан вәкилләр чакыра.

Сайланып килгән башкортларны җыеп, армия өчен 20 мең ат бирүләрен таләп иткән. Аның таләбен кире каккач, Сергеев сайланган кешеләрне тукматкан. Бер ничә кеше үлгән, калганнары имгәнгән. Үтерү белән куркыткач һәр даругадан 1300 ат бирергә ризалашканнар. Атларны җыю вакытында офицерлар халыкны талаганнар. Моңа җавап итеп башкортлар салым түләудән, властларга буйсынудан баш таркан. Башында Дөмәй Ишкәев торган Казан даругасы башкортлары Кама буе ныгытмаларына, Нугай даругасыннан Имән батыр җитәкчелегенде башкортлар Соловар шәһәренә һөҗүм иткән. Баш күтәрүче башкортлар үзләренең мохтаҗлыгын язып патшага үтенеч кәгазе җибәрергә карар итәләр. Сайланып куелган 8 кеше Дөмәй Ишәкәев җитәкчелегендә үтенеч кәгазен Мәскәүгә алып киткән. Патша хөкүмәте үтенечне кабул итми. Дөмәй Ишәкәевны асып куялар, калганнарын кулга алалар. Бу хәлдән соң башкортлар көрәшне дәвам итәләр.

Күтәрелешне бастыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1707 елның көзендә күтәрелеш киң колач ала. Нугай даругасы һәм Казан даругалары баш күтәрүчеләре Алдар Исәнгилдин һәм Кучем Түләкәев җитәкчелегендә 1707 елның октябрь ахырында Соловар шәһәре янында Хохлов полкын тар-мар итә. Күп ныгытмалар штурмлана. Декабрьда баш күтәрүчеләр, Кама аша чыгып, Көнгер, Вятка, Казан өязендәге ныгытмаларны камаүда тота.

1708 ел башында хөкүмәт баш күтәрүчеләргә каршы П.И. Хованский карателләр отрядын җибәрә.

1708 елның апрель-май айларында баш күтәрүчеләр Дон казакълары атаманы К.А. Булавин белән бәйләнеш булдыра. 1708 елның маенда хөкүмәт баш күтәрүчеләр белән сөйләшү башларга тәкьдим ясый. Хованский патша исеменән ташламалар вәгъдә итеп башкортларны сөйлешүләр башларга күндерә. Башкортлар көрәшне туктатырга ризалаша. Әмма властлар килешу шартларын боза.

Күтәрелеш нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патша хөкүмәте башкортларның җиргә хокугын танырга, яңа салымнарны юк итәргә, урындагы хакимият башбаштаклыкларын хөкем итергә мәҗбүр була, 1711 ел азагында күтәрелеш тәмамлана. Яңа салымнар уйлап тапкан «прибыльщик»лар Сергеев, Дохов, Жихарев хөкем ителә. Күтәрелеш туктатыла, әмма югалтулар бик зур була.

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәртмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Акманов И.Г. Башкирские восстания XVII — начала XVIII вв. — Уфа: Китап, 1993. — 224 с.
  • Акманов И.Г. Башкирия в составе Российского государства во второй половине XVII — первой половине XVIII века. 1991 г.
  • Рычков П.И. История Оренбургская. — Уфа, 2001. — С. 7.