Башкорт милли бизәнү әйберләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт милли бизәнү әйберләре latin yazuında])

Башкорт милли бизәнү әйберләре — башкортларда матурлык максатында кием-салымны, тәнне бизәү өчен кулланылган әйберләр, бизәнү алымнары, ысуллары, җиһазлар.

Башкорт милли бизәнү әйберләре аларның яшәеш, тормыш тәртибе, матурлык турында карашларын, ыруг эчендәге тәртипләрне, гаиләнең җәмгыятьтәге урынын чагылдырган, саклау, яклау, бизәнү максатын күз алдында тоткан.

Бизәнү әйберләре ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленә. Башкортстан Республикасының Милли музеенда, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Россия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең археология һәм этнография бүлегендә, Стәрлетамак һәм Салаватның туган якны өйрәнү музейларында, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалындагы археология музеенда Бизәнү әйберләренең үрнәкләре урнаштырылган.

Башкорт милли бизәүләре

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт милли Бизәнү әйберләре -тарих төпкеленнән гасырлар дәвамында барлыкка китерелгән иҗат җимеше. Башкорт киеме, шулай ук бизәнү әйберләре дә халыкның яшәү рәвешенә, гореф-гадәтләре, йолаларына нисбәтле тормыш ихтыяҗларыннан чыгып барлыкка килгән күңел җимеше.

Башкорт милли бизәнү әйберләрен төрле юнәлештә эшләгән галимнәр өйрәнгән һәм кәгазьгә теркәгән, язмалар калдырган: сәнгать белгечләре, этнографлар, тарихчылар, археологлар һ.б. Алар арасында П. С. Паллас, С. И. Руденко, В. А. Арнольдов, Н. В. Бикбулатов, И. Г. Георги, А. Емельянов, А. Игнатович, Г. Х. Казбулатова, Р. Г. Кузеев, И. И. Лепехин һ.б. Аларны төбәкләрдә оештырылган күп санлы экспедицияләрдә өйрәнгәннәр, җыйганнар.

Асыл бизәвечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь башкорт кызы

Кием кебек, асыл бизәнү әйберләре дә ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленә. Ирләрдә бу мөһерле балдаклар, хатын-кызларда чулпы[1] — бакыр һәм көмештән парлы бизәнү әйберләре, алкалар, беләзекләр, муенсалар керә.Мөселман буларак, ирләргә алтын әйберләр: балдак, сәгать, чылбыр, беләзек тыелган. Ир-егетләр камәр - көмеш, ука-мәрҗән белән бизәлгән яссы билбау, каеш йөрткән [2].

Кием өчен бизәкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киемне бизәү өчен башкортлар көмеш акчалар, мәрҗән, пыяла, гәрәбә, диңгез кабырчаклары, сердолик файдаланганнар. Материалларның бер өлешен Көнчыгыш һәм Кавказ илләреннән сатып алганнар.

Хатын-кызлар түшләрен бизәү өчен күкрәкчә кулланыла. Аны тыгыз постаудан тегеп, тәңкә, энҗе, мәрҗәннәр, чылбыр, кабырчаклар, аеллар белән челтәрләп бизәкләр теккәннәр. Толымнарын үргечләр белән бизәгәннәр. Үргечләр өчен тасма, ат кылыннан үреп эшләнгән бау кулланганнар. Үргечләрне тәңкәләр, чулпылар белән бизәгәннәр. Олы яшьтәге хатыннар һәм кызлар чәченә очы чукланган дүрт яки биш җептән торган бау үргән. Өлкәннәрдә ул кара, яшьләрнеке төрле төстә булган.

Еш кына хатын-кыз, бигрәк тә яшьрәкләре, чәченә челтәрле яки бизәкле, төсле пыяла кашлар һәм төрле ташлар куелган чулпы таккан. Кызларның махсус чәчне бизәү әйбере- чәчмәү булган. Чәчмәү берничә (4 тән алып 16 га тикле) төрле төсле муенчаклар, пыяла яки мәрҗән тезелгән җепләрдән торган, алар бер-берсенә каеш яки кургаш белән ныгытылган. Өске яктан озын булмаган җепкә беркетелеп, толымга ныгытып куелган, ә ас ягы төсле ефәк яки йон чуклар белән эшләнгән.

Җилкәлек дигән бизәнү әйбере киң таралган булган. Җилкәлекне кызлар толым өстеннән йөрткән. Ул озынча, өске ягы уралган тукыма кисәге булган калын эчлекле, тоташ мәрҗән белән капланган.

Иң еш очраган бизәнү әйберләреннән алканы атарга мөмкин. Ул үзара тоташтырылган зур көмеш тәңкәләрдән яки бизәк төшерелгән тимер тәңкәләрдән тора.

Сакал белән челтәр башкорт халкында киң таралган, әмма төбәкләренә карап, төрлечә бизәлгән. Аңа карап, башкортларның яшәгән төбәген, социаль хәлен билгеләп була. Әйтүләренчә, кыз бала өчен бәләкәй чакта ук сакалга мәрҗән, тәңкә һәм башка бизәкләр тегелә башлый.

Челтәр дип аталган бизәнү әйбере сакалдан формасы белән аерыла. Сакал дүрт почмаклы була, ә челтәрнең өс ягы таррак, ә аска киңәебрәк китә.

Саравыч (Хараус) — хатын-кызларга маңгайга куела торган бизәнү әйбере. Ул киндер тукымадан эшләнә. Кызыл яки соры төстәге буй тукыма белән каймаланган була.

Башкортларның төрле этнографик төркемнәрендә бизәнү әйбердәрнең исеме (атамасы), зурлыгы, формасы (шәкеле), тукыма белән бизәк итеп өстән тегеп куя торган тимер һәм мәрҗән билгеләрнең саны, нисбәте буенча аерылган.

Киемне бизәү әйберләренең берсе - каптырма[3] Металл (көмештән эшләнгән аел, ыргак, чулпылардан) җыелмаларыннан торган билбау.

Көмеш башкортларда бизәк өчен генә түгел, ә саклаучы, дәвалаучы металл буларак кулланылган. Җен-шайтан килмәсен дип, башкорт хатыннары көмеш алка, көмеш беләзек, көмеш балдак кигәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (рус.)Сулпы
  2. Башҡорт теленең һүҙлеге. 2 томлыҡ. - Мәскәү, 1993. - 1-се том, 751-се бит
  3. (рус.) Каптырма

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Авижанская С. А., Бикбулатов Н. В., Кузеев Р. Г. Декоративно-прикладное искусство башкир. Уфа, 1964;
    • Бикбулатов Н. В., Кузеев Р. Г., Шитова С. Н. Декоративное творчество башкирского народа. Уфа, 1979;
    • Шитова С. Н. Башкирская народная одежда. Уфа, 1995.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]