Белэйр, Техас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Белэйр, Техас latin yazuında])
Белэйр, Техас
Карта
Ил Америка Кушма Штатлары
Координатлар 29°42'22.3"тн, 95°27'31.3"кнб

БелэйрАКШның Техас штаты, Көньяк-Көнбатыш Һаррис округында урнашкан шәһәр. Ул Һьюстон-Шугарлэнд-Бәйтаун агломерациясенә керә. 2010нчы елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, халык саны 16,855 кеше тәшкил итә.

Белэйр, халык арасында, “Өйләр шәһәре” исемен йөртә. Бу шәһәрнең киң катлам кеше яши торган урын булуына бәйле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белэйрга нигез 1908нчы елда, Уильям Райт Болдвин тарафыннан салына. Ул шул тирәдә урнашкан South End Land Company ширкәте җитәкчесе булып эшләгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белэйр 29°42′11″N 95°28′06″W географик координатлары буенча урнашкан. АКШ халык санын исәпкә алу бюросы мәгълүматлары буенча, шәһәр мәйдан 3,6 квадрат миля (9,3 квадрат километр) тәшкил итә. Шәһәр субтропик климат зонасына карый. Гыйнвар температурасы уртача +6..+17 градус (Цельсиус буенча), июль ае температурасы уртача +23..+34 градус тәшкил итә. Уратача дымлылык елына 1253,2 мм тәшкил итә

Парклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белэйр шәһәрендә берничә парк урнашкан. Белэйр Зиндлер парк мәйданы 30.000 квадрат метр, шул тирәдә яшәгән журналист исемен йөртә. Ул парк эченә бассейн, ике яктыртыла торган теннис мәйданчыгы, пикник урыны, йөгерү трассасы һәм балалар мәй

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белэйр шәһәре рәсми бите