Биләр вулысы
Внешний вид
Биләр вулысы | |
---|---|
Русия империясе вулысы[d] | |
Ил | Россия империясе |
Үзәк | Биләр |
Халык саны | 13370 кеше (1897) |
Биләр вулысы (тат. بىلەر ۋولىٰسىٰ, рус. Билярская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Мәрәсә, Пүләнке (Ыспас өязе), Кызылъяр, Мөслим, Яңа Әдәмсу һәм Иске Әлмәт вулыслары белән чиктәш булган (1890). 9 торак пунктта 13370 кеше яшәгән.[1] 1920-еллар уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Биләр районына кушыла.