Бисмарк архипелагы
Күренеш
| Бисмарк архипелагы ингл. Bismarck Archipelago | |
| Акватория | Тын океан |
| Иң эре утрау | Яңа Британия |
| Гомуми мәйдан | 49 700 км² |
| Иң биек ноктасы | 2300 м |
| Ил | |
| Беренче дәрәҗә АБ | Айлендс |
| Халык саны (2011 ел) | 900 000 кеше |
| Халык тыгызлыгы | 18,109 кеше/км² |
| | |
Бисмарк архипелагы (элек — Яңа Британия, ингл. Bismarck Archipelago) — Тын океанда урнашкан утраулар төркеме. Папуа — Яңа Гвинея составында.
Ике эре утрау (Яңа Британия һәм Яңа Ирландия), Адмираллык утраулары һәм берничә вак утраудан гыйбарәт. Мәйданы 50,5 км²га якын. Эре утрауларның рельефы таулы, кечеләре — вулканик һәм мәрҗән утрауларыдыр; хәрәкәттәге вулканнар бар. Экваториаль климат. Кокс пальмасы, банан, шикәркамыш, тәмәке, пахта, кукуруз үстерелә.
Эре торак пунктлар һәм портлар: Рабаул, Кавиенг, Лоренгау. Бисмарк утрауларын 1616 елда голландлар кәшеф иткән; 1884 елдан (1918гә кадәр) архипелаг Германия колониясе булып киткән һәм аңа Отто фон Бисмарк исеме бирелгән.