Бишбалта бистәсе зираты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бишбалта бистәсе зираты (Казан) latin yazuında])
Бишбалта бистәсе зираты
Сурәт
Административ-территориаль берәмлек Киров районы
Урын Бишбалта бистәсе
Карта
 Бишбалта бистәсе зираты Викиҗыентыкта

Бишбалта бистәсе зираты

Бишбалта бистәсе зираты (рус. Кладбище «Бишбалта» в Адмиралтейской слободе) — Казанның Бишбалта бистәсендә урнашкан мөселман зыяраты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәренең Бишбалта бистәсе зираты бик борынгы чорларга, ягъни Алтын Урда, Казан ханлыгы дәверенә үк каравы хакында фикерләр бар, тик алар дәлилләнмәгән. Тарихи чыганакларда, элекке галимнәр хезмәтләрендә бу тирәдә Казан ханлыгы чорына нисбәтле борынгы кабер ташлары булу турында мәгълүмат очрамый. Борынгы карталарда Бишбалта бистәсендә татар зираты күрсәтелмәгән, фәкать XVIII йөзнең ахырына караганнарында гына хәзерге Брюсов урамындагы зират билгеләнгән.

Тарихчы Е. В. Липаков, Бишбалта зиратына 1848 ел декабрендә нигез салынган, чөнки Казан шәһәре Думасы шул елда аны ачарга карар чыгарган, дип язган. Дөрестән дә, архивта сакланган тарихи документларга караганда, шул елда Бишбалта бистәсендә татар һәм рус зиратларына җирләр бүлеп бирү хакында бара, әмма, 1793 елга нисбәтле карта нигезендә, XVIII гасырда инде анда татар зираты булган, дип төгәл әйтә алабыз. Шуңа күрә 1848 елгы документта аны зурайту, урынын билгеләү турында сүз барган. Бәлки, зират байтак еллар ябылып торып, 1848 елда анда җирләргә рөхсәт итә башлаганнардыр. Ул вакытта зиратның җирләрен билгеләү, үлчәү, казыклар кагу эшләре җир үлчәүче ярдәмчесе Сапожниковка йөкләнгән. Бу эшне башкарып чыгу өчен аңа гласный Командировка мөрәҗәгать итәргә боерылган. Командиров исә ун эшче яллаган һәм үз кесәсеннән кирәкле суммада акча бүлеп биргән. 1849 ел башында эшчеләр буласы зират урыннарында чокырлар казыганнар, таяклар һәм баганалар утыртканнар, астролябия белән җир үлчәргә ярдәм иткәннәр. Шул рәвешле, Сапожников зиратлар өчен кирәк булган барлык эшләрне тиешле дәрәҗәдә үтәп чыккан. Ахырдан шәһәр бюджетыннан гласный Командировка тотылган акчаларын кире кайтарганнар. Шулай итеп, татар зиратының яңа чикләре билгеләнгән, ә рус зираты Игумново бистәсе янында барлыкка килгән.

1875 елда зиратның попечителе итеп галим Галимҗан Барудиның газиз атасы Мөхәммәдҗан Ибнеямин улы Галиев билгеләнгән. Каберстан су янында урнашканлыктан, яз саен аны өлешчә су баса торган булган, шуңа күрә 1879 елда Шәһәр думасының санитар комиссиясе зиратны ябарга, дигән тәкъдим белән чыккан. 1884 елда Макарьев чиркәве башлыгы Сычов та бу мәсьәләне күтәреп, зиратка мәетләр җирләүне туктату ягында торган. Әмма Мөхәммәдҗан Галиев тырышлыгы белән генә ул ябылмыйча калган, шулай да шәһәр түрәләре мәетләрне яхшылап һәм тирәнрәк күмү шарты куйган булган. Су басу аркасында, үлгәннәрне анда җирләргә тырышмаганнардыр, шуңа күрә 1881 елда да әлеге зират кечкенә генә урын биләгән.

Бишбалта бистәсендә сакланган татар зираты ХVIII йөздә барлыкка килгән булса кирәк. Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм булган бистәдә, әлбәттә, шул борынгы дәвергә караган зират та булмыйча калмагандыр. Бәлки, анысы Бишбалтаның төп урынында, ягъни хәзерге «Петрушкин двор» тирәсендәрәк урнашкандыр. Һәрхәлдә, Брюсов урамындагы зиратта Казан ханлыгы чорына түгел, хәтта XVIII йөзгә нисбәтле эпиграфик истәлекләр дә сакланмаган. Зиратка Бишбалтада яшәүче татарларны, шул тирәдәге предприятиеләрдә һәм якындагы сәүдә пристанендә эшләүчеләрне, бистә сырхауханәсендә вафат булган мөселманнарны җирләгәннәр. Шулай да Бишбалта бистәсендә яшәүче татарларның барысын да шундагы зиратка гына җирләмәгәннәр, кайберләре башка зиратларга күмелгән.

Кабер ташлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галим А. М. Гайнетдинов ачыклаганча, Бишбалта бистәсе зиратында иң борынгы ташлар эшләнеше һәм палеографик билгеләре буенча ХIХ гасыр урталарына карый, аларның да, ватылу сәбәпле, күбесенең текстларына зыян килгәнгә күрә, төгәл куелу вакытын, ягъни елын ачыклап булмый. Датасы язылган ташлар арасында иң борынгысы 1910 елның апрель аена карый. Кызганычка каршы, кемгә куелганлыгы билгесез, чөнки аның өске өлеше – исеме язылган урыны – ватылып төшкән. Иң соңгы куелган кабер ташы 1933 елга карый, ул Гайшәбикә Сәгъди кызына һәм Рилия Харис кызына куелган. Бу елларда гамәлдә латин язуы булганга, әлеге ташъязма истәлек яртылаш гарәп, яртылаш латин графикасында язылган. Халык сөйләвенә караганда, Бишбалта зиратына ХХ йөзнең 50 нче елларында да мәетләрне җирләгәннәр, әмма Куйбышев сусаклагычы барлыкка килү аркасында, зиратның байтак өлеше су астында калып, күпме эпиграфик истәлекләрнең әрәм булуына көенергә генә кала. Бәлки, киләчәктә Бишбалта зиратына тиешлечә игътибар бирелсә, зиратның шул өлеше дә галимнәр тарафыннан өйрәнелер. Бүгенге көндә зиратта фәкать бер генә эпиграфик истәлек күпмедер дәрәҗәдә бөтен килеш сакланып калган, чөнки ул нык материалдан, төгәлрәк әйткәндә, көрән граниттан эшләнгән. Югары зәвык белән ясалган әлеге мәһабәт таш Бишбалта бистәсе мулласы Билаледдин Габид улына куелган. Әлеге искә алынган шәхескә куелган кабер ташыннан тыш, А. М. Гайнетдинов тарафыннан Әсхабҗамал Йосыф кызы, Мөхәммәдвазыйх Гыйльман улы, Гайшәбикә Сәгъди кызы, Рилия Харис кызы, Гыймранова, Сөләймановларга куелган эпиграфик истәлекләр табылган. Бүгенге көндә Бишбалта зиратында барлыгы 25 кабер ташы сакланган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гайнетдинов А. М. Казанның Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре.– Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018.– 68 б.
  2. Липаков Е. В., Афонина Е. В. История татарских кладбищ: Специальное издание к 1000-летию основания города Казани.– Казань, 2005.- 64 с.
  3. Салихов Р. Р., Измайлов Б. И. Адмиралтейская слобода.– Пенза: ИП Рогожин И. В., 2013.- 100 с.