Эчтәлеккә күчү

Борындык (җәнлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борындык (җәнлек) latin yazuında])
Борындык
Сурәт
Кыскача исем T. sibiricus
Халыкара фәнни исем Tamias sibiricus Laxm., 1769[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3][…]
Югарырак таксон Eutamias[d][4]
Таксонның халык атамасы Siberian Chipmunk[5], Eurasisches Erdhörnchen[5], Burunduk[5], Östliches Streifenhörnchen[5], Sibirisches Streifenhörnchen[5], aziatische grondeekhoorn, siberische grondeekhoorn[6], tamia strié, tamia de sibérie[6], asian chipmunk, siberian chipmunk[6], Streifenhörnchen, Burunduk[6], 花鼠 һәм 北花松鼠[7]
Таксон синонимы T. asiaticus[d]
Макималь гомер озынлыгы 9,6 ел[8]
Төрләр ареалы харитасы
Яшәү тирәлеге кустарниковая степь[d], урман һәм тау
...өчен инвазион төр UE[9], Германия, Нидерланд, Бельгия һәм Япония
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Тәүлек циклы көндез актив[d][10]
Таксон ареалы Россия, Корея[d], Кытай, Монголия, Казакъстан һәм Япония
 Борындык Викиҗыентыкта

Борынды́к (Азия борындыгы) (Tamias sibiricus) - кимерүчеләр отряды тиенсыманнар гаиләлегеннән имезүче җәнлек. Евразиянең урман массивларында киң таралган. ТР территориясеннән борындык ареалының көньяк чиге үтә. Башлыча, Кама алдында, яфраклы агач төрләре катнаш чыршы-ак чыршы урманнарында, шулай ук Кама аръягында Кызыл Тау урман массивында очрый. Һәркайда аз санда.

Гәүдә озынлыгы 17 см га, койрыгы 12 см га кадәр, авырлыгы 100 г чамасы. Йон капламы соргылт-җирән төстә, аркасында буй-буй 5 кара-көрән сызык бар. Түше аксыл яки ак.

Көндез актив. Ылыслылар, сирәгрәк яфраклы агачлар, үләнчел үсемлек орлыклары, бөреләре, җиләкләр, шулай ук бөҗәкләр (башлыча, коңгызлар), моллюсклар белән туена. Кышка азык әзерли (уртача 3-4 кг). Агач тамырлары яки черегән кәүсә астына ясаган өне борындыкның сыену урыны булып тора. Кышның күп өлешен йоклап үткәрә. Кар эреп, ачылган урыннар күренгәч кенә борындык өненнән чыга. Борындык - моногамик хайван. Көзен парлар барлыкка килә, икенче елның язына гына үрчиләр (парлашу - апр. уртасында). Бер пар борындык 5-6 бала тудыра. Сунарчылык хуҗалыгында борфындык зур роль уйный, чөнки алар белән кыйммәтле мех бирә торган ерткыч җәнлекләр туклана. Җим әзерләве белән орлык таратуга, агач үсемлекләре таралышына ярдәм итә. Мехы кыйммәтле түгел.

Борындык Идел-Чулман тыюлыгында һәм «Түбән Кама» милли паркында саклана. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

  1. 1 2 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. 1 2 Торингтон Р., Koprowski J. L., Steele M. A. Squirrels of the WorldБалтимор: 2012.
  3. 1 2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. (not translated to mul), (not translated to mul) Towards a uniform nomenclature for ground squirrels: the status of the Holarctic chipmunks // Mammalia: journal de morphologie, biologie, systematique des mammiferesDe Gruyter, 2016. — ISSN 0025-1461; 1864-1547doi:10.1515/MAMMALIA-2015-0004
  5. 1 2 3 4 5 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  6. 1 2 3 4 Бельгийский список видов
  7. 蒋志刚, 周开亚 中国哺乳动物多样性 // 生物多样性 — 2015. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2014202
  8. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  9. List of invasive alien species of Union concern
  10. Hunt D. M., Carvalho L. S., Cowing J. A. et al. Evolution and spectral tuning of visual pigments in birds and mammals // Phil. Trans. R. Soc. B / L. PartridgeRoyal Society, 2009. — ISSN 0962-8436; 1471-2970doi:10.1098/RSTB.2009.0044PMID:19720655