Борыч бөтнек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борыч бөтнек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борыч бөтнек
Сурәт
Халыкара фәнни исем Mentha ×piperita L., 1753
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Бөтнек
Таксонның халык атамасы peppermint[1], Menta pebrera, máta peprná, Pfefferminze, Menta piperita, Piparmünt, Mendafin, Piparminttu, Menthe poivrée, Menta piperita, Piparmētra, Мята перечная, Pepparmynta, Bahçe nanesi һәм Pepermunt[2]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Нәрсәнең чыганагы peppermint leaf[d] һәм Масло мяты перечной[d]
Бүләкләр
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=24078[3]
Commons-logo.svg Борыч бөтнек Викиҗыентыкта

Иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлек. Горизонталь үскән көчле озын тамырчалы, сабаклары туры, дүрт кырлы, тармакланып, биек булып үсә. Яфраклары йомыркасыман озынча яки ланцетсыман кыска саплы, кырыйлары үткен пычкы тешле. Чәчәкләре алсу яки тонык шәмәхә төстә, өстә башаксыман чәчәк төркемнәре хасил иткән ялган ярымбоҗраларга җыелганнар. Җимешләре дүрт чикләвектән тора. Хуш исле үсемлек. Үсемлекнең яфракларын һәм җир өсте өлешен (үләнен) файдаланалар. Бөтнекнең иң кыйммәтле компоненты — эфир мае. Яфракларында ул 3% чамасы, чәчәк тәлгәшләрендә 6% ка кадәр җитә. Майлардан тыш, бөтнектә дуплау матдәләре, органик кислоталар һ.б. кушылмалар бар. Бөтнек маеның төп состав өлеше — ментол. Ул йөрәк, баш мие, үпкә каналларын рефлектор киңәйтү үзлегенә ия. Турыдан-туры тәэсир итеп, ментол периферик каналларны тарайта һәм нерв очларының сизүчәнлеген киметә. Ә шул үзлеге ментолның медицинада куллану колачын киңәйтә. Чәчәк аткан вакытта җыелган яфракларын төнәтмә итеп тышкы ялкынсынуга каршы (1 — 5:100), ә эчкә ашкайнатуны яхшырту, әчешү процессын туктату өчен, спазмга каршы һәм авыртусызландыру чарасы буларак кулланалар.

Борыч бөтнектә эфир мае бар, аның төп компонен­ ты — ментол. Нәкъ менә ментол аны бактерицид тәэсирле үсемлек итә дә. Гомумән алганда, аның файдалы сыйфатлары бик күп. Ул кан тамырларын киңәйтә, авыртуны баса, сару кайнауны, күңел болгануын бетерә, ашкайнатуны яхшырта. Аның отвары бронхларда ялкынсыну процессын бетерергә ярдәм итә. Бөтнек ваннасы — бик яхшы тынычландыра торган чара. Бөтнек үт куыгыннан ташларны чыгарырга һәм бавырны чистартырга булыша, астма һәм метеоризм булганда кулланыла. Бөтнектәге таниннар эчәклекне ярсудан саклый. Шулай ук тирләткеч, йөрәк тонусын күтәрә торган һәм үт куучы чара буларак файдаланыла. Аның төнәтмәсе белән авызны чайкатырга була. Ул ангинадан, фарингиттан, бронхиттан файда­лы. 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагына 1 стакан кайнар су салып, 15 минут тотсаң, шифалы эчемлек әзер дә була.

Бөтнек, дару ромашкасы (берәр өлеш) һәм валериана (ярты өлеш) катнаш­ масы гипертония өянәгенә профилактика булып тора. Бу төнәтмәне ай дәвамында көн саен стаканның өчтән бер өлеше күләмендә эчәргә кирәк. Тагын берничә рецепт. Баш авыртса, төнәтмә ясау өчен бөтнекнең киселгән яфраклары һәм 70 % лы спирт кирәк. 20 өлеш спиртка 1 өлеш туралган яфрак салалар. Катнаш­ маны 1 атна төнәткәч сөзәргә, көн саен 15 тамчы эчәргә. Баш авыртуын бетерү өчен, яңа өзгән бөтнек яфракларын маңгайга бәйләргә дә була.

Климаксның тискәре симптомнарын җиңеләйтү өчен, ярты литр суда 3 балкашык вакланган бөтнекне кайнатып төнәтмә әзерлиләр. Күңел болганганда һәм эч авыртканда. 1 аш кашыгы бөтнеккә 1 стакан кайнар су салалар. Ярты сәгать төнәткәннән соң (савытын җылы итен төрергә кирәк), һәр 3 сәгать саен берәр аш кашыгы эчәргә. Әгәр коссагыз, дозаны ярты стаканга җиткерергә ярый.

Кайбер гөмбәчекләрдән котылу өчен, зарарланган урынга яңа өзелгән ботнек яфрагы боткасын сылау ярдәм итә. Аяк бармакларында микоз белән интегүчеләргә халык медицинасы туралган бөтнек яфрагына тоз кушып әлеге катнашманы 1 сәгатькә бармак араларына сылап торырга тәкъдим итә. Бу процедураны гөмбәчекләр беткәнче башкаралар. Борыч бөтнеген шикәр диабеты белән авырган кешеләрдә ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырту өчен һәм үт кудыру чарасы итеп кулланырга була. 3 балкашык бөтнекне һәм 1 балкашык тузганакны катнаштырып, 10 минут 1 стакан суда кайнаталар. Каплап ярты сәгать төнәтергә һәм сөзгәннән соң көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан чирек стакан эчәргә кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]