Боҗралы суалчаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Боҗралы суалчаннар
Regenwurm1.jpg
Lumbricus ыругының яңгыр суалчаны
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Annelida Lamarck, 1809

Сыйныфлар
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   64357
NCBI   6340
EOL   36

Боҗралы́ суалчанна́р (Annelida) - икенчел тән куышлыгы (целом) булган суалчаннарның иң зур югары оешкан тибы. 6 сыйныфны үз эченә ала: беренчел боҗралы суалчаннар, күп төкле боҗралы суалчаннар (полихетлар), аз төкле суалчаннар (олигохетлар), сөлекләр, эхиуридлар һәм сипункулидлар. Дөнья фаунасында 8 меңләп төре билгеле. Татарстан территориясендә, гадәттә, 2 класс вәкилләре: аз төкле суалчаннар (яңгыр суалчаннары, энхитреидлар) һәм сөлекләр очрый. Боҗралы суалчаннар озынлыгы берничә мм дан алып 2,5 м га кадәр.

Гәүдәсе 3 өлешкә бүленгән: баш, тән (буыннардан тора) һәм аналь калак. Буыннар саны берничә йөзгә җитәргә мөмкин. Һәрбер буынтык организмның мөһим система өлешләрен үз эченә ала. Боҗралы суалчаннар өчен буынтыклы икенчел куышлык (целом) хас, ул куышлык сыеклыгы белән бергә «гидравлик скелет» ролен үти, шулай ук эчке секреция бизләре бүлеп чыгарган төрле продуктлар, кислород һәм углекислый газ йөрү урыны булып тора. Боҗралы суалчаннарның махсус хәрәкәтләнү органнары параподияләре бар. Аз төкле суалчаннарда төкләр генә була. Күп төрләре гәүдәнең юкка чыккан өлешләрен яңадан торгызу сәләтенә ия. Җенси һәм җенси булмаган юл белән үрчиләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]