Бугилылар
Бугилылар | |
Үз аталышы |
Индонезия телендә: suku Bugis |
---|---|
гомуми сан |
6 400 000 (2010) |
яшәү җире |
Көньяк Сулавеси (Индонезия) (3,4 млн), Көнчыгыш Калимантан (Индонезия) (0,4 млн), Малайзия (728 465), Сингапур |
Теле | |
Дине |
Ислам, Һинд дине, Анимизм, Толотанг |
Бугилылар Викиҗыентыкта |
Бугилылар (бугислар, буги) — Көньяк Сулавесиның иң эре этник төркемнәрнең берсе — бу Индонезиянең зурлыгы буенча өченче утравында провинциясендә. Тугандаш Макасарлар белән Сулавеси провинциясенең көньяк-көнбатыш районнарында яшиләр. Австронезия телләр гаиләсенең Сулавеси зонасының Көньяк Сулавеси тармагының Буги телендә сөйләшәләр, XIV—XV гасырлардан бирле үз язмасына, фольклорына, әдәбиятына («Ла Галиго» эпик поэмаларның гаять зур циклы) ия. «Ла Галиго» поэмасын өйрәнү белән Россиядә Юло Сирк мәшгуль булган.
Дине буенча күбесенчә — Ислам, әмма Анимизм һәм Һинд дине ышанулары бар.
Төп традицион шөгыльләре — җир эшкәртү (дөге, кукуруз, шикәр камышы һ.б.), өлешчә хайван асрау (су үгезе, ат, сыер, кәҗә, сарык тоту), төрле һөнәр, сәүдә.
Европа тарихи әдәбиятында Бугилылар сугышчан халык буларак мәгълүм. Төбәктә иң эре төркем буларак күршеләренә шактый йогынты ясыйлар.
Бугилыларның борынгы ватаны булып Темпе һәм Сиденренг күлләре өлкәсе булып тора. Бугилыларның бабалары бу җирләрдә безнең эрага кадәр икенче меңьеллык уртасында яши башлаган.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Народы Юго-Восточной Азии, М., 1966.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- История бугисов и макасаров(ингл.)