Буза

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буза latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Буза эчемлеге

Буза́ — озак кайнаткан сөт төсендәге баллы куе эчемлек, ул десерт итеп бирелә һәм кунакларга карата зур хөрмәт билгесе булып санала.

Әзерләү ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бузаны ваклаган солы ярмасыннан, шулай ук “Геркулес”тан һәм талканнан да әзерләргә була.

Ваклаган солы ярмасын, салкын суда югач, 10—30 минут өстен каплап җылы суда тотарга. Бүрттергән ярманы сөзеп табага яки калайга салырга да өстеннән уклау белән тәгәрәтеп изәргә. Аннан соң ярманы, чиста калайга бушатып, мичкә киптерергә куярга. Шул рәвешле эшкәртелгән ярма буза әзерләүгә ярый. Ярманы бүрттереп киптергәч, он итеп тартырга кирәк.

Зур савытка әзер солы оны, ике стакан бодай оны, кайнап торган атланмай салып барысын да бергә яхшылап болгатырга. Аннары бик кайнар су салып камыр сыман булганчы тугларга. Шуннан соң савытны, җылысы саклансын өчен, әйбәтләп ябып 30 минут тотарга да массаны кайнаган су белән сыекларга.

Апара бүлмә температурасына кадәр суынгач, изгән чүпрә, бер стакан шикәр комы өстәп әчетергә. Күпереп менгән массаны кайнаган җылы су белән тагын сыекларга, әйбәтләп болгатырга һәм нечкә иләктән сөзәргә. Иләктә калган массага су салып тагын сөзәргә, шулай да бузаны артык сыеклатырга ярамый. Иләктә калган сыгынтыны ташлыйлар. Сөзгән бузага тагын бер-ике стакан шикәр комы өстәп болгатырга да әчесен өчен җылы урынга куярга. Әчкелтем булып күперә башлагач, буза әзер була. Эчәр алдыннан теләгән кешегә бузага шикәр комы өстәргә мөмкин. Бузаны салкын урында саклыйлар.

«Геркулес»тан да бузаны шулай ук әзерлиләр.

6—7 литр буза әзерләү өчен: 1 тартма «Геркулес» яки 1 кг солы ярмасы, 100 г атланмай, 25— 30 г чүпрә, 50 г бодай оны һәм 500 г шикәр комы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]