Бургундлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бургундлар latin yazuında])

Бургундлар (лат. Burgundii, фр. Burgondes) — борынгы алман кабиләсе.

3 гасырның 2 яртысына кадәр Одер һәм Висла арасында яшәгәннәр, аннан соң, гепидлардан җиңелеп, көнбатышка таба хәрәкәт итә башлаганнар. 5 гасырның башында Рейн бассейнында үз дәүләтен булдырганнар; 436 елда ул һуннар тарафыннан юк ителгән. Шуннан соң бургундлар Рона бассейнына күчеп утырганнар һәм яңа дәүләтне булдырганнар, ләкин ул да 534 елда (бу юлы франклар тарафыннан) юк ителгән. Бургундлар исә җирле халык тарафыннан ассимиляцияләнгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]