Бүшәрмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүшәрмә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бүшәрмә
Характеристика
Озынлык 10 км
Бассейн 31,2 км²
Су агымы
Баш
 · Координатлар  (T)
Тамак Әрә елгасы
 · Координатлар  (T)
Урнашу
Ил РусияFlag of Russia.svg Русия
Төбәк Чуашстан, Татарстан
Бүшәрмә (Чуашстан)
Blue 0080ff pog.svg
баш
Blue pog.svg
тамак


Бүшәрмә (рус. Мусирма) — Әрә елгасының уң кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны). Озынлыгы 8,7 км, ТР чикләрендә - 6 км. Бассейнының мәйданы 31,7 км². Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Акъегет станциясеннән 2,2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы - 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%. Бүшәрмә елгасының 2,4 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км². Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 76 мм. Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л).

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400712112100003092
  • Һидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 112100309
  • Бассейн коды — 08.01.04.007
  • ҺӨ буенча саны — 12
  • ҺӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. РФ су реестры мәгълүматлары: Мусирма.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]