Бәхәс:Баш бит/Архив (2011)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит/Архив (2011) latin yazuında])

Яңа Баш бит варианты[вики-текстны үзгәртү]

Тавыш бирү нәтиҗәсендә Яңа Баш бит варианты кабул ителде. Тәкъдимнәрегез булса, аларны монда яза аласыз.--Рашат Якуп 20 мар 2011, 10:42 (UTC)[җавап бирергә]

Бу көнне... бүлегендә датага сылтама куярга кирәк түгелме? (Бу көнне... (5 март)) --Миннемуллин Булат 5 мар 2011, 19:12 (UTC)[җавап бирергә]

Сылтама Башка вакыйгалар рәвешендә күрсәтелә.--Рашат Якуп 5 мар 2011, 19:25 (UTC)[җавап бирергә]

latin alfabesine geçiş!!![вики-текстны үзгәртү]

Türk lehçelerinde birlik ve işbirliği için Kazak Türkçesi'nde olduğu gibi hem kril hem latin versiyonu ekler misiniz — Әлеге реплика 94.54.97.131 (б · к) тарафыннан язылды

Merhaba! Dikkat edin, latin versiyonu zaten var.--Рашат Якуп 28 гый 2011, 05:32 (UTC)[җавап бирергә]

Merhaba, latin versiyonu olduğunu görünce çok sevindim. Türk lehçelerinde dil birliği ve iş birliği için krilden çok latin alfabesine önem verilmelidir. Sitenizde latin alfabesi bölümü dikkat çekmiyor o bölümü görülecek biçimde yerleştirirseniz veya fontunu büyütürseniz daha çok konuk olacaktır. Tatar Türkçesinde daha fazla bilgi dileğiyle, İyi çalışmalar. — Әлеге реплика 94.54.97.131 (б · к) тарафыннан язылды

"Без-татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул!" (Каюм Насыйри). Мөстәкыйль! Ишетәсезме? Татарлар! ачуланмагыз, бу минем фикерем генә, латинлык безгә кирәкми!!! Гаспаралының "dilde, fikirde ve işte birlik"te смысл юк, чөнки төрки телләр аңлашуга мөмкинлек күп гасырлар элек югалтканнар! "Госманлашу" ул, "dilde, fikirde ve işte birlik" түгел! Ләкин бу минем фикерем генә.--Тимерхан Галим 27 сен 2011, 16:25 (UTC)Тимерхан Галим[җавап бирергә]

Төрки телләрдәге википедияләргә гагауз телендәге википедияне өстәргә кирәктер, минемчә. -- Marat Vildanov 10 фев 2011, 19:49 (UTC)[җавап бирергә]

Күчермәләү индексы[вики-текстны үзгәртү]

Википедиябезнең күчермәләү индексын арттырырга кирәк. шуңа күрә кайбер википедияләргә мөрәҗәгать яздым, безнең викига баш сәхифәләреннән сылтама куйчыннар дип. инде кайберләре сылтаманы урнаштырып та куйдылар. эшне дәвам итәчәкмен,инш.

Инглизчә вики: сезнең әле мәкалә саныгыз җитеп бетми ди. 50 000 сыйфатлы мәкалә булырга тиеш ди. Татарлар алга ))

тагын урнаштырдылар, кире сылтамаларны сорамыйлар бугай:
Болар исә әйтә, урнаштырырбыз, әгәр сез дә урнаштырсагыз дип: http://an.wikipedia.org/. урнаштырабызмы?
шулай ук Скандинав теле безгә сылтаманы куйды, кире сылтаманы да сорыйлар: scn:Pàggina principali Muhtac
бу ике сорау актуаль Muhtac 21 мар 2011, 15:57 (UTC)[җавап бирергә]

Please add Macedonian link to the front page. Thanks.--MacedonianBoy 20 мар 2011, 21:37 (UTC)[җавап бирергә]

Македонлылар безгә сылтама куйдылар, без дә аларга куйык дуслар. башкалары әле кире сылтама сорамаганнар. Muhtac 20 мар 2011, 21:41 (UTC)[җавап бирергә]
Can you please translate it into English or Russia? Sorry, but I cannot understand it. Best. --MacedonianBoy 20 мар 2011, 21:42 (UTC)[җавап бирергә]
It was the message to our admins to add Macedonian. don't worry. Muhtac 20 мар 2011, 21:46 (UTC)[җавап бирергә]
Татарча is added to the Macedonian wiki. I tried to add Macedonian link to your main page, but I do not know whether it is successful. Best.--MacedonianBoy 20 мар 2011, 21:47 (UTC)[җавап бирергә]
yes, you made it right Muhtac

Өстәдем, ләкин без бөтен Википедияләрне сыйдыра алмыйбыз. Төп принципны инде әйттем - зур Википедияләр һәм кардәш, якын телләрдәге Википедияләр.--Рашат Якуп 21 мар 2011, 05:35 (UTC)[җавап бирергә]

Беләм Рашат, әмма кире сылтамалрны барысы да сорамый. моның да файдасы булды. зур википедияләр безгә сылтымалар куйды. Muhtac 21 мар 2011, 06:20 (UTC)[җавап бирергә]
http://zh-yue.wikipedia.org/wiki/頭版 wikipediäse dä quydı Muhtac


Dear friends, may I ask you to add a hyperlink to our Tamil Wikipedia (http://ta.wikipedia.org) to your Front page. Tamil is one of the classical languages of the world. hope to hear from you soon. --Surya Prakash.S.A. 21 мар 2011, 09:54 (UTC)[җавап бирергә]

Эшләнде--Рашат Якуп 21 мар 2011, 12:49 (UTC)[җавап бирергә]

Баш биттә: Latin yazuına küçü - Latin yazuwına küçü булырга тиеш. бщлки аны дөрестән дә зуррак ясыйк? Muhtac 22 мар 2011, 08:34 (UTC)[җавап бирергә]

Тиеш түгел. Ул татар теле кагыйдәләренә туры килми. Ашау - ашавы, ләкин язу - язуы (Aşaw - Aşawı, Yazu - Yazuı). -- Marat Vildanov 22 мар 2011, 08:54 (UTC)[җавап бирергә]
ялгышасыз. ике очракта да w языла. Muhtac 22 мар 2011, 10:23 (UTC)[җавап бирергә]
Исбатлагыз. -- Marat Vildanov 22 мар 2011, 11:37 (UTC)[җавап бирергә]
w хәрефен шуңа керткәннәр дә инде, урсчада булмаган авазны билгеләр өчен. әгәр дә кирәк урында кулланмасак нәрсәгә кирәк ул? ки--A.Khamidullin 21 апр 2011, 19:55 (UTC)рилл әлифбасыннан күчерү генә була. алай булгач андый хәрефне бөтенләй кулланмыйк v хәрефен языйк та бетте. уйлыйсы да юк. Muhtac 22 мар 2011, 13:52 (UTC)[җавап бирергә]
Бу исбатлау түгел, ә ниндидер пропаганда. Шулай язылышның ышанычлы үрнәген яки кагыйдәгә сылтама китерерсез дип уйлаган идем. Сезгә каршы минем аргументым шундый: әгәр дә язуы сүзендә w авазы булган булса, аны кириллда да язувы дип язарлар иде. Ашавы сүзендә язылган кебек. -- Marat Vildanov 22 мар 2011, 14:15 (UTC)[җавап бирергә]
ярый, сез беләсез. минем өйрәтергә теләгем юк. әгәр телисез икән, урыс сезнең өчен язган кагыйдәләргә буйсынып яшәгез. безнең татар ник телен хөрмәт итми микән, аңламыйм. сез урысның язган кагыйдәсенә түгел, ә мантыйкка мөрәҗәгать итегез. югыйсә шундый мантыйксыз әлифбаны әлбәттә беркем дә кабул итмәс. миңа мәсәлән андый ахмаклык кирәк түгел. сез тагын, ğaskär, qardäş дип языгыз, кириллда алай языла бит. Muhtac 22 мар 2011, 14:50 (UTC)[җавап бирергә]
Сезнең игътибарга! Латин графикасы нигезендәге татар әлифбасын карадым анда farsı yazuına nigezlәnә диелгән, димәк ул чынлап та шулай языла. --MalTsilna 22 мар 2011, 14:56 (UTC)[җавап бирергә]
Ярар, хакыйкать ачыкланды бугай. Минем беркем белән бозышасым килми. Мин бары тик үз сүзләрегезне мантыйклы рәвештә нигезләвегезне сорадым. Сез исә кызасыз. -- Marat Vildanov 22 мар 2011, 15:06 (UTC)[җавап бирергә]

Минем уйлавымча, бөтен мәкаләләрне ике вариантта да язарга кирәк. Ә моның өчен кириллицадан латин язуына күчерә торган махсус программа кирәк. Әгәр дә андый программа юк икән, аны ясарга кирәк. Уйлап карагыз әле, техник яктан бу бик авыр түгел. Мәкалә кодында һәрбер хәрефне үзенең латин аналогына үзгәртергә кирәк. Тик Ю Я Е һ.б. хәрефләр белән бераз башкарак эшләргә туры киләчәк. Әмма, монысы да чишелә торган мәсьәлә. Вакыт белән мондый программаны ясарга кирәктер, дип уйлыйм. --A.Khamidullin 21 апр 2011, 18:40 (UTC)[җавап бирергә]

Шушы скрипт-программаны ясау теләге күптән бар - тик ясый алырлык кеше юк. Казакълар шундый скриптны матур итеп язганнар. Бездә 2 проблема: шундый скриптны татар теле өчен төзү һәм аны Википедиягә беркетү. Бу мәсьәләрне чишә алган кеше юк шул. Бәлки Сез үзегез яки танышларыгыз моны эшли алырдыр?)--Рашат Якуп 21 апр 2011, 18:52 (UTC)[җавап бирергә]
Казакълардан сорарга кирәк, алайса. Әгәр дә алар безгә шул программаның кодын бирә алсалар, моны эшләү мөмкиндер дип уйлыйм. Казакъча кириллицадан латинчага белән татарча кириллицадан латинчага күчерүнең күп аерма юктыр дип уйлыйм. Әйе, аларда берничә өстәмә хәреф бар. Шулай да, бездәге булган барлык хәрефләр аларда бар (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кебек. Программаның кодын ачарга кирәк һәм кайсы хәрефне кайсы хәреф алыштырырга тиеш дигән урында кирәк булганча язарга кирәк, бездә булмаган хәрефләрне алып куерга кирәк. Интерфейс тасвирланган урында татарча язарга кирәк. Бу программаның коды ачык микән? Аның өчен компилятор программа кирәк микән (бәлки юктыр)?? Мин үзем профессиональ программист булмасам да, моны эшли алыр идем кебек. Ә "юньле" программист өчен бу, гомумән, берничә сәгатьлек эштер. Тик ул программа түләүле булырга мөмкин.--A.Khamidullin 21 апр 2011, 19:10 (UTC)[җавап бирергә]
Нинди мәгълүмат бар, зинһар өчен, миңа языгыз.--A.Khamidullin 21 апр 2011, 19:55 (UTC)[җавап бирергә]
Сез минем ачуны чыгарасыз! Минем аны пачти ясап бетергәнне белеп торасыз, әмма яшерәсез! Ялганчылар! Рашат Якупов, белмисеңмени?? Монда, җәмгыять үзәге бәхәсендә аның турында берничә сөйләшү бар, A.Khamidullin , эзләп кара! Мин казак әйләндергеч кодын татар теле файлларына күчердем, һәм хәтта аны медиавикиның шундый кодларны кертү өчен булган урынында - хаталар сайтында керттем! Ләкин миңа аны svn diff форматында кертергә куштылар, шундый кечкенә генә адым! Бары тик мин аның белән шөгыльләнергә иренәм! Аның ничек эшләгәнен күрә дә аласыз: http://mediawiki.tmf.org.ru/wiki/Баш_бит . Моның монысы әле камил әйләндергеч түгел, хаталы эшли конвертеры, чөнки мин аны бары тик казакныкыннан күчердем генә, әмма алгоритмның бик камил эшли торганын да мин ясадым, аның турында да монда әйттем, ул алгоритм белән сайт ясадым, һәм ул алгоритм әлегә ябык. Бәлки күпмедер вакыттан соң мин аны ачырмын һәм википедияга да кертермен. Ул сайтның адресы http://aylandirow.tmf.org.ru/ . Ә теге казак кодын татар теленә күчергәнне медиавикиның хаталар сайтыннан ала аласың. Хәзер әйтәм адресын, бәхәслек архивыннан эзләп табып. ... менә: https://bugzilla.wikimedia.org/show_bug.cgi?id=25537 . Бәхәслек архивындагы сөйләшү: http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8... . хата сайтына сылтама белем.ру форумында, аңа сылтама бар, менә хәзер ул сылтаманы википедияга да яздым инде. Минем тестовый викига кереп карасагыз, күрерсез, латин теллесенең адресын http://mediawiki.tmf.org.ru/tt-latn/Баш_бит рәвешле итеп көйләдем, теләсәгез, ? дан соң параметрлар рәвешендә дә көйләп була. --Qdinar 22 апр 2011, 11:38 (UTC)[җавап бирергә]


A.Khamidullin («бөтен мәкаләләрне ике вариантта да язарга кирәк»), ник ике вариантта да язарга кирәк? Аңлатыгызчы, ник? Көтәм-көтәм яңа кулланучыларны, килеп тә керәләр, латин алфавитына килеп тә ябышалар. Аңламыйм, ник?
A.Khamidullin («мондый программаны ясарга кирәктер, дип уйлыйм»), уйларга кеше җитәрлек, эшләргә кеше җитми.
A.Khamidullin («нинди мәгълүмат бар, зинһар өчен, миңа языгыз»), кулланучы Untifler-га мөрәҗәгать белән танышыгыз: Latin - Arabic - Cyrillic automatic transliteration of Uyghur Wikipedia, тик киңәшләшмичә берни дә эшләмәгез.
Qdinar, һәр ай калкып чыга торган сорауны сезгә дә бирәм: ә сез нинди татар латин алфавитын кулланасыз?
Qdinar («бәлки күпмедер вакыттан соң мин аны ачырмын»), ә бәлки ачмам да әле, әйбит?
Qdinar («бары тик мин аның белән шөгыльләнергә иренәм!»), моңа нәрсә язарга да белмим инде. «Кечкенә генә адым» ясарга иренгәч, зур адымын ник ясаган идегез?
Рашат Якуп («бу мәсьәләрне чишә алган кеше юк шул»), сез эзләдегезме? --Zahidulla 22 апр 2011, 14:00 (UTC)[җавап бирергә]

Ай-һай, болай атна саен бәхәсләшеп-талашып, безнең Википедия кая барыр микән? Әнә бит казакъ туганнар ничек хәйләләде, өченче урында утыралар, гәрчә сыйфат ягыннан иң артта булсалар да... Ә без исә мәкалә язасы, төзәтәсе/тулыландырасы урында, талашабыз, бәхәсләшәбез.... Һаман үз-үзебезне алдарга җыенабыз. Иң зур ялган - ул үз-үзеңне алдау. Qdinar әфәнде безнең хәзер тел, имля, орфография мәсьәләләре буенча "штатный" галим, аны гына тыңлыйк инде хәзер. Кызганыч, ул мәкаләләргә сирәк өлеш кертә (мин инде 2-3 айда аның мәкаләләрнең үзендә төзәтмә күрмәдем, бугай). А.Хәмидуллин әфәнде, һичшиксез, мактауга лаек, әле җүнле-рәтле төзәтмәләр кылгач кына, Бәхәслектә катнаша)) Әйдәгез инде шул бетмәс латинны онытып торыйк әле, бәйрәмнәр якынлаша, Тукай буенча эшлисе бар әле (менә миңа, мәсәлән, үз-үземнең Тукайга карата ялкаулыкны җиңәргә кирәк). Аннары май бәйрәмнәре - Җиңү көне уңаеннан берәр вакыйга/шәхес турында һәйбәтләп язарга кирәк. Берәребез менә Хәзерге вакыйгалар порталын карап барсын иде, яңартсын иде... Эшләргә кирәк, сүз куертырга түгел. --Айдар Шәйхи
Минем бу мәсьәләгә карашым гадирәктер. Бөтен кагыйдәләрне дә исәпкә алырга кирәк бит, төгәллек өчен. Ә элек, гарәп язуы белән язганда татарча бер үк сүзнең берничә язылышы да кулланылышта йөргән, мәсәлән.
Төрекмән конвертеры белән күчереп карадым, каралама күчермә ясау өчен бик тә ярый, минемчә.
Сан ягыннан куарга кирәкми дигән фикер белән килешәм, тик мәкаләнең сыйфаты яхшырак булсын.--A.Khamidullin 22 апр 2011, 18:25 (UTC)[җавап бирергә]
Zahidulla, син талашканда хаталар, хаксызлыклар җибәрәсең! Ярар, килешәм, svn diff ясау ул минем өчен кечкенә генә адым түгел иде, чөнки аның өчен svn программаларын куярга кирәк, аның командаларын өйрәнеп аның белән эшләргә өйрәнергә кирәк иде. Ләкин хәзер инде мин аны ничек эшлисен чамалыйм һәм ерып чыга алырмындыр диеп уйлыйм. Ләкин svn белән инде эшли торган кешегә бу гади генә, элементар бер гамәл, чынлап та. --Qdinar 23 апр 2011, 05:01 (UTC)[җавап бирергә]
"Untifler-га мөрәҗәгать"тә дә казак кодын татар файлына кертү тәкъдим ителгән, һәм татар теле кагыйдәләрен белүче кеше ярдәмгә соралган, мин ул мөрәҗәгатькә җавап итеп яздым ул кодны керткәнемне, svn diff кына кирәк булуын, һәм хата сайты белән бәхәскә сылтаманы. --Qdinar 23 апр 2011, 05:05 (UTC)[җавап бирергә]
синең сүзең берничә абзацтан тора, язмаңның автор исеме, язу вакыты ахырдан гына, аларны һәр абзац ахырына куеп чыгу әйбәт булыр иде, мин үземнең җавапны туры килгән сүз астына языр идем. исем-вакытларын куеп, җавапларны күчеримме? --Qdinar 23 апр 2011, 05:11 (UTC)[җавап бирергә]
шәхси язмаларымда мөмкин булса үзгәртелгән орфографияле кириллица кулланам, рөхсәт ителмәсә татарстан рәсми орфографиясен. aylandirow.tmf.org.ru да 1999 ел закон проекты латиницасы чыгара. "яңалиф" тә бар, ягъни иске, чын "яңалиф", 1927енче елгы, анысы да дөрес бугай. --Qdinar 23 апр 2011, 05:17 (UTC) .[җавап бирергә]

Бу нинди гауга? Qdinar, нәрсә куетасыз соң сез? Әйе, конвертерны эшләп караганыгызны беләм, ләкин эшли башлап тәмамламадыгыз бит. Инде ничә ай узган, без һаман көтеп утырабыз. Конвертор эшлим дип вәгъдә бирүчеләр күп булган иде, кемдер алынган иде, бераздан туктаган. Шуңа күрә дә A.Khamidullin-га моны беркем башкармый дип әйттем дә. Эшне ахырына җиткерсәгез, бик рәхмәтле булырбыз. Юк икән, "мин эшлим" дип мактанып утыруда мәгънә юк. Илназ, әйе, мин конверторны эшли алган кешеләрне озак эзләгән идем, язып та карадым, "Азатлык"та да әйткән идем, танышларымны җигеп караган идем. Тик, кызганыч, мин яхшы аңлата алмыйммы, башка сәбәплеме, барысы да вәгъдәләрдә калды.--Рашат Якуп 23 апр 2011, 19:36 (UTC)[җавап бирергә]

Qdinar ны банлау мәсьәләсе күчерелде--Рашат Якуп 24 апр 2011, 10:47 (UTC)[җавап бирергә]

Работа недели[вики-текстны үзгәртү]

Литературы народов России кандидат на работу недели в Русской Википедии. Приглашаю поддержать.--Kaiyr 17 апр 2011, 20:44 (UTC) : Извините, но это Татарская Википедия, и нам до Русской особого дела нет. --Mansur321 18 апр 2011, 06:41 (UTC)[җавап бирергә]

Будет возможность, примем участие. Так грубо не надо, Mansur321. Это же просто приглашение. -- Marat Vildanov 18 апр 2011, 07:50 (UTC)[җавап бирергә]

Mansur321, мне, например, есть дело до Русской Википедии, так что ваши слова не отражают действительность. Впредь так больше не высказывайтесь. Участники Википедии, независимо от языка, как одна дружная семья, помогают и поддерживают друг друга. Я думаю, обязательно найдутся желающие принять участие в этой работе недели (я среди них).--Zahidulla 18 апр 2011, 13:08 (UTC)[җавап бирергә]

ОК, беру свои слова обратно. Мне и самому есть дело до русских коллег, я просто неправильно выразил свои мысли. --Mansur321 18 апр 2011, 14:01 (UTC)[җавап бирергә]
  • Там в списке есть и татарские писатели и поэты. Если больше людей проголосуют "ЗА" тема станет работой недели и о них напишут статьи. Нужно просто проголосовать за.--Kaiyr 8 май 2011, 21:39 (UTC)[җавап бирергә]
Әйдәгез инде, әфәнделәр, тавыш бирик! Күбегезнең РуВикида бераз төзәтмәләре бардыр? Бик күп төрки язучылар турында мәкаләләр язырга җыеналар бит! --Айдар Шәйхи