Бәхәс:Клим Жуков

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клим Жуков latin yazuında])

Кулланучы:Slonoed5, хәерле көн вакытлары. РусВикидагы 76 688 байтлы мәкаләдән ТатВикидә 2 268 байтлы мәкалә төпчеге ясагансыз. Бу бик аз. Шуңа күрә, күләме бәләкәй булган мәкалә астына Мәкалә төпчеге калыбы куеп барсагыз, әйбәт булыр иде. Үзегез алга таба мәкаләне дәвам итәргә иренәсез икән, бәлки, шул калыпны күреп, кулланучылар арасында мәкаләне дәвам итүче табылыр. Икенчесе, иң мөһиме, Сез һаман язган мәкаләгезне төркемләүдән баш тартасыз. Аска Универсаль калыптан автоматик төшеп утырган бер-ике төркем не в счёт. Сезне ТатВики идарәчесе Ilnur efende дә бу турыда кисәткән, шулай ук рус Википедиясендә тәрҗемә мәкалә ясаганда, Сезне андагы админнар Нет категорий дип кисәткәннәр иде (9.02.2023). РусВикидә мәкаләләр язгач (һәм аны РусВики админнары юкка чыгармагач), Сезнең Википедиядә эшләү тәҗрибәгез бар, дигән сүз. Өченчесе, мәкаләнең уң ягындагы Кораллар дигән урынга басып, Бирегә нәрсә сылтыйны ачып карасагыз, Клим Жуков битенә башка битләр сылтамыйлар дигән язу килеп чыгар. Алай булырга тиеш түгел. Андый мәкаләләргә Ялгыз мәкалә калыбы куелып, мәкаләнең әһәмияте кимергә мөмкин. Мин бу мәкаләне андый нәрсәдән коткарып карыйм, алдагы язачак мәкаләләрегезгә игътибарлырак булырсыз, дигән теләктә калам.--Әмир (бәхәс) 14 май 2023, 16:20 (UTC).[җавап бирергә]

Исәнмесез. Мин бу мәкаләне дәвам итәргә теләдем. Кызганычка каршы, Мин Татвикида "Раздел не написан" шаблонның аналогын тапмадым, шуңа күрә аны мәкаләгә кертә алмадым. Мәкаләләрне төркемләү турында, мин мәкаләләрне төркемләргә тырышам, әмма кайвакыт онытам, чөнки рус Википедиясендә мин андый эш белән шөгыльләнмәдем. Калган фикерләрне игътибарга алдым. Slonoed5 (бәхәс) 14 май 2023, 16:30 (UTC)[җавап бирергә]
Кулланучы:Slonoed5, Сез сораган калыпны мәкаләгә куйдым. Алга таба уңышлар.--Әмир (бәхәс) 14 май 2023, 16:40 (UTC)[җавап бирергә]
зур рәхмәт Slonoed5 (бәхәс) 14 май 2023, 16:42 (UTC)[җавап бирергә]