Бәхәс:Никита Хрущёв

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никита Хрущёв latin yazuında])

Бераз өстәштердем инде... Бетермәгез мәкаләне, кирәк, бөтен бер Википедиядә "кукурузник" турында бәләкә-әй генә булса да мәкалә булмаса, бездән тавыклар көлер!!! --Шәйхи 24 дек 2010, 17:02 (UTC)[җавап бирергә]

Нәстә турында сөйлисез сез? Нинди кукурузник? Нинди тавыклар? --Mansur321 24 дек 2010, 17:38 (UTC)[җавап бирергә]
Хрущёв кукуруз үстерүче бит! Тарихта аны еш кына "кукурузник" диләр. Ә инде тавыклар көләр дигәне - берәр хәлнең шундый начар-мәзәк булуы. Мәсәлән, безнең Википедиядә Советлар Берлегенең бик билгеле җитәкчесе - Хрущёв турында мәкалә булмаса, бик начар булачак. Ягъни, тавыклар көләрлек. Ялгышмасам, Тукай эшләгән "Ялт-ЙОлт" журналының бер санының тышлыгында тавыкларның рәхәтләнеп, күзләре яшьләнгәнче көлүләре сурәтләнгән... Менә шулай, бер Хрущёв безне әллә кайларга алып китеп, бөек Тукайның биографиясен дә искә төшерергә мәҗбүр итә... Айдар Шәйхи, Татар Википедиясенең атказанган ялкавы 25.12.10
Тавыклар туранда мин шулай ук уйладым, ләкин мин аныкларга теләгән идем. Дөрес ул, шулай ук Ленин, Сталин һ.б. кебек мәкаләләрен калдырырга кирәк. --Mansur321 25 дек 2010, 16:43 (UTC)[җавап бирергә]
Әлбәттә, әлбәттә, Мансур әфәнде. --Шәйхи 27 дек 2010, 12:24 (UTC)[җавап бирергә]