Никита Хрущёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Никита Хрущёв
Bundesarchiv Bild 183-B0628-0015-035, Nikita S. Chruschtschow.jpg
Туган телдә исем Никита Сергей улы Хрущёв
Туган 15 апрель 1894(1894-04-15)
Калиновка, Дмитриев өязе, Курск губерниясе,
Үлгән 11 сентябрь 1971(1971-09-11) (77 яшь)
Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Үлем сәбәбе Миокард инфаркты
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе
Альма-матер Бөтенберлек сәнәгать академиясе[d] һәм Донецк милли техника университеты[d]
Һөнәре сәяси һәм хәрби эшлекле
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Нина Петровна Хрущёва[d]
Балалар Леонид, Сергей, Юлия, Рада, Елена
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы һәм Беренче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә янарал-литинан
Nikita Khrushchev Signature2.svg
Никита Хрущёв Викиҗыентыкта

Никита Хрущёв — совет чоры сәясәтчесе, 1953-1964 елларда ССКП ҮКнең Беренче секретаре.

1953 елның сентябрь Пленумында Хрущев КПСС ҮКның Беренче секретаре вазыйфасын алуга ирешә. Аңарчы мондый вазыйфа булмый. 1956 елда, КПССның ХХ съездының ябык утырышында Хрущев Сталинның шәхес культы турында доклад сөйли. Халкыбызга К.Тинчурин, Г.Ибраһимов, М.Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәре кайта. Тиз арада том-том китаплары да басыла. 1957 елда КПСС ҮК Президиумы утырышы 4 көнгә сузыла. Хрущевны КПСС ҮКның Беренче секретаре вазыйфасыннан алу турында карар кабул ителә. Кремль түрәләре икегә бүленә. “Сталин гвардия”се сан ягыннан зуррак булса да, Хрущев төркемендә Жуков булу сәбәпле, әлеге төркем җиңүгә ирешә. Молотов, Маленков, Каганович һәм Шепилов төркеме “антипартийная группа” дип игълан ителә. Дүрт ай узуга, Хрущев үзен ике тапкыр “карьера үлеме”ннән саклап калган легендар Жуковны да КПСС ҮК Президиумы составыннан чыгаруга һәм кораллы көчләр министры вазыйфасыннан азат итүгә ирешә. 1958 елдан Хрущев Министрлар Советы рәисе постын да үзенә алып, СССРның бердәнбер хуҗасы булып кала.

Никита Хрущев, ССРБ җитәкчеләреннән беренче булып, капиталистик илгә (АКШка) рәсми визит белән килә (1959 ел, сентябрь).

Хрущев Кремльдәге күп кенә түрәләргә дә ошамый. СССР Югары Советы Президиумы рәисе Леонид Брежнев 1964 елның апрелендә, 70 яшьлек юбилее белән котлап, Хрущев түшенә өченче Герой йолдызы кадый. Ә менә ул чордагы Украина башлыгы Шелест сүзләренә караганда, Брежнев КГБ башлыгы Семичастныйга Хрущёвны юкка чыгаруның дүрт ысулын тәкъдим итә: авиаһәлакәт, автомобиль һәлакәте, агулау яки кулга алу. Әмма боларның берсе дә эшләнми. 1964 елның Октябрь пленумына Хрущевны гаепләү докладын Суслов алты ай әзерли. Башкаларның чыгышларын әзерләү дә оешкан төстә бара. Фетнә турында Хрущевка хәбәр салучы булмый. Пленумда барысы да Хрущевка ябырыла. Каршы сүз әйтерлек урын калмый. Постыннан алынгач, Хрущев “домашний арест”та 7 ел яши. Шул вакытта ул истәлек-мемуарларын магнитофон тасмасына яздыра.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]