Бәхәс:Флёра Сөләйманова

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флёра Сөләйманова latin yazuında])

Ilnur efende, 84.18.126.161 бу биттәге даталарны берничә мәртәбә бозды. Бернинди абруйлы сылтама куймыйча, вафат булуын дә язды (нинди максат беләндер ?). Яндекс бер дә андый мәгълүмат бирми. Казанда берәр ничек белешеп булмыймы җырчының исәнлеген? Аннары бу күрсәтелгән сан хуҗасын катырак җәзага тартырга булыр иде.--Әмир (бәхәс) 9 гый 2023, 14:31 (UTC)[җавап бирергә]

Бу адрес гел үзгәреп, яңарып тора шул, һәм бер кешегә генә түгел, бу диапазонда ярты Татарстан утыра. Бу сан хуҗасын белеп булмагач, мәкаләне яклап куям. Мин дә кире кагыр алдыннан эзләдем. Аноним кулланучы җырчыны былтыр февральдә үк үтереп куйса да, җырчы терелеп чыгып яз көне интервьюлар биргән әле.--Ilnur efende (бәхәс) 9 гый 2023, 16:02 (UTC)[җавап бирергә]

2023 елның 10 мартында Флера Сөләймановага 84 яшь тулды. Җырчыга Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылды. Җырчы исән.--Әмир (бәхәс) 10 мар 2023, 18:41 (UTC)[җавап бирергә]

Аллага шөкер )) Ilnur efende (бәхәс) 10 мар 2023, 18:45 (UTC)[җавап бирергә]