Бәхәс:Юлиан Апостата
Кешене исеме урынына «мөртәт» итеп дәшү - минемчә википедиянең объектив караш таләбенә каршы килә. Аннары, татарларга ниндидер начарлык эшләде дип әйтеп булмый. - Derslek (бәхәс) 23 июн 2013, 15:23 (UTC)
Тарих фәнендә Юлиан Мөртәт кабул ителгән исем. Мәсәлән Әзери Викисенда "Mürtəd Yulian" атала, шулай итеп бу тарихи исем. Флавий Клавдий Юлиан тарихта кулланылмаган исем, ул ягъни Юлиан Мөртәт булып билгеле--Kitap (бәхәс) 23 июн 2013, 15:29 (UTC)
- Инглиз һәм алман википедияләрендә Юлиан (Император), бернинди алама кушаматларсыз. - Derslek (бәхәс) 23 июн 2013, 15:42 (UTC)
Рим тарихында берничә Юлиан императорлары булган. Русия тарих фәнендә ул ягъни Юлиан Отступник - татарча Юлиан Мөртәт - булып билгеле, без бит Инглиз илендә яшәмибез, мәктәпләребездә, институтларыбызда ул Юлиан Отступник - татарча Юлиан Мөртәт булып билгеле. Бәлки латин чыгыш исеме калдырып була - Юлиан Апостата (бу Юлиан Мөртәт латинчә).--Kitap (бәхәс) 23 июн 2013, 15:47 (UTC)