Бәхәс:Mostafa Cämilev

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Mostafa Cämilev latin yazuında])

Әлеге кыска һәм грамматик яктан хаталы мәкаләне Рашат Якуп язган игезәк белән берләштерергә тәкъдим итәм. Кирил версияне биредән карап була: [1] --Derslek (бәхәс) 21 июн 2014, 06:12 (UTC)[җавап бирергә]

  • Конкрет хаталарны күрсәтегез, Рашат версиясе белән берләштерелде бит, конкрет дәгъвалар кирәк.--Kitap (бәхәс) 21 июн 2014, 10:09 (UTC)[җавап бирергә]
    • Тагын нинди дәгъвалар кирәк сезгә? Үзегез үк Рашат мәкаләсеннән зур гына кисәкне яңа урнаштырдыгыз бит. Калган хаталарны: ике төрле туу урыны, кирилдагы сылтамалар конвертерга кереп, латинга әйләнүләре үзем төзәтеп чыктым. Әле исегезгә төшерергә мәҗбүрмен. Одесса вакыйгаларына багышланган мәкаләнең бәхәс битендә, мәкалә бер-яклы булмасын өчен, мин сезгә берничә бәйсез чыганак күрсәттем, аларны урнаштырыру уеннан кире кайтмадыгызмы? --Derslek (бәхәс) 21 июн 2014, 11:16 (UTC)[җавап бирергә]
    • Кырым Википедиясенә буенча аның туу урыны - Бозкөй авылы, элегрәк гаиләсе Ай-Серез бистәсеннән куып җибәрелгән. Одесса бәрелешләре турында мәкаләдә кайбер үзгәртүләрне керттем инде, бәрелешләр сәбәпләрен күрсәттем, ләкин ике яктан пропагандистик сугыш сәбәпле бәйсез чыганаклар юк (мин Одессалылар белән аралашам, аларның да карашлары һәм версияләре төрле), җитмәсә фәҗиганең тикшеренүләре рәсми нәтиҗәләре бастырылмаган әле.----Kitap (бәхәс) 21 июн 2014, 16:21 (UTC)[җавап бирергә]