Вазифа Байтурина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вазифа Байтурина latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 25 гыйнвар 1939(1939-01-25)
Туу урыны Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 21 апрель 2005(2005-04-21) (66 яшь)
Һөнәр төре дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены орден Почёта

Байтурина Вазифа Хәмит кызы (25 гыйнвар 1939 ел21 апрель 2005 ел) — комсомол, фирка, дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәре. 1982-1990 елларда Башкорт АССР ы Министрлар Советы Рәисе урынбасары. Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1981, 1986) һәм Хөрмәт Билгесе ордены (1976) кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вазифа Хәмит кызы Байтурина 1939 елның 25 гыйнварында Башкорт АССР-ының Баймак районы Ольховка авылында туган. Күп балалы гаиләдә Вазифа — иң кечесе, ягъни унынчысы, була[1]. Әнисе авылда абруйлы кешеләрдән санала, авыл Советына да сайлана. Старатель булып эшләгән атасы, кыз беренче класта укый башлагач, вафат була. Ольховка авылында дүрт сыйныф тәмамлаганнан соң, Баймакта урта белем ала.

Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын (1962), ВЛКСМ-ның Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен (1966), Свердловск фирка мәктәбен (1971) тәмамлый[2].

1962-1965 елларда БАССР-ның Баймак районы Җылаер урта мәктәп-интернатында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1965 елда ВЛКСМ-ның Баймак райкомына секретарь вазифасына тәкъдим ителә. Ике елдан Уфага, ВЛКСМ-ның Башкортстан өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары итеп куела(1966-1971). 1971-1976 елларда — ВЛКСМ-ның Башкортстан өлкә комитеты секретаре. Ары фирка органнарында эшли: 1976-1977 елларда — КПСС-ның Уфа шәһәр комитетының пропаганда һәм агитацион бүлеге мөдире, 1977-1982 елларда — КПСС-ның Уфа шәһәр комитеты секретаре. 1977 елдан алып РСФСР-ның «Белем» җәмгыятенең Башкортстан җөмһүрият оешмасы идарәсенең президиумы әгъзасы (1985 елга кадәр), 1980-1985 елларда — БАССР-ның X чакырылыш Югары Советы депутаты. 1982 елдан 1990 елга кадәр — БАССР-ның Министрлар Советы рәисенең урынбасары. 1985-1990 елларда — БАССР-ның XI чакырылыш Югары Советы депутаты. 1990-1997 елларда — Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы — Корылтай секретариатында оештыру бүлеге мөдиренең урынбасары[2].

Берничә ел Башкортстан Республикасының Хатын-кыз берлеге идарәсе әгъзасы була.

Вазифа Хәмит кызы Байтурина 2005 елның 21 апрелендә вафат була[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]