Вайшешика-сутра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вайшешика-сутра latin yazuında])

Вайше́шика-су́тра, яки Ка́нада-сутра, — Һинд дине фәлсәфи мәктәбе Вайшешиканың база тексты. Текстның авторы булып олы фикер иясе Канада дип фараз ителә, ул Буддачылыкка кадәр чорда яшәгән.[1] Текстка берничә комментарий язылган булган, аларның иң элеккесе — Прашастападаның «Свартха-дхарма-санграха»сы безнең эраның беренче гасырлары белән даталана.[2] «Вайшешика-сутра» буенча тугыз төркем чынлык бар: дүрт атом төркеме (җир, су, ут һәм һава), пространство (акаша), вакыт (кала), юнәлешләр (дик), мәңге җаннар (атман), акыл (манас).[3] Җиде төркем тәҗрибә (падартха) бар: субстанция, сыйфат, эшчәнлек, уртаклык, хасият, тумыштан килгән нәрсә һәм булмау. Сутраларда шулай ук (дравья) субстанциясенең төрле хасияләтләре тасвирлана.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Cowell, E.B. Sarva-Darsana Sangraha of Madhava Acharya: Review of Different Systems of Hindu Philosophy. — New Delhi : Indian Books Centre/Sri Satguru Publications, 1882. — ISBN 81-7030-875-5.
  • O’Flaherty, Wendy Doniger. Textual Sources for the Study of Hinduism (Textual Sources for the Study of Religion). ISBN 0-226-61847-1.
  • Knapp, Stephen. The Heart of Hinduism: The Eastern Path to Freedom, Empowerment and Illumination. iUniverse, Inc. (June 20, 2005). ISBN 0-595-35075-5.
  1. Lal, Mohan. Encyclopaedia of Indian Literature: Sasay to Zorgot, Volume 5. P. 3968. ISBN 9993154229.
  2. Knapp, p. 22.
  3. O’Flaherty, p. 3.
  4. Vitsaxis, Vassilis. Thought and Faith: Comparative Philosophical and Religious Concepts in Ancient Greece, India, and Christianity. Somerset Hall Pr 2009-10-01 (October 2009). P. 299. ISBN 1-935244-03-5.