Валентин Логунов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентин Логунов latin yazuında])
Валентин Логунов
Туган 27 июль 1938(1938-07-27) (85 яшь)
Владимировка[d], Мучкапский район[d], Воронеж өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d]

Валентин Логунов (27 июль 1938 ел, Владимировка авылы, Мучкап районы, Тамбов өлкәсе, РСФСР) — совет Россия журналисты, ССРБ-ның халык депутаты (1989-1991), "Россия газетасы"ның баш мөхәррире (1990-1993)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 27 июлендә РСФСР-ның Тамбов өлкәсе Мучкап районының Владимировка авылында туган.

Мәктәпне тәмамлагач, Чита өлкәсендәге Шерловогорск ак кургаш комбинатында токарь булып эшли, аннары транспорт төзелеше техникумына укырга керә.

1959 елда Совет Армиясе сафына алына, Сахалинда хезмәт итә. Армиядән соң 1961-1963 елларда Шерловогорск комбинатның комсомол комитеты секретаре була.

Гәзитләр өчен мәкаләләр һәм очеркларны 1963 елда яза башлый. 1968 елда Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1963 елдан 1979 елга кадәр Логунов Чита өлкәсенең төрле гәзитләрендә эшли: «Байкал аръягы комсомолы», «Авыл төзүчесе», «Байкал аръягы магистрале», «Байкал аръягы эшчесе». Әдәби хезмәтче булып башлый, аннары бүлек мөдире, мөхәррир була. 1970-1971 елларда Чита өлкә телерадиокомитетында киномеханик булып эшли.

1979 елда «Гудок» газетасында эшли башлый, үз хәбәрче, җаваплы секретарь һәм баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын били. 1987 елда «Московская правда» гәзитенә күчә, анда баш мөхәррир Михаил Полторанинның урынбасары була.

1989 елның 26 мартында Логунов ССРБ-ның халык депутаты итеп сайлана. ССРБ-ның халык депутатлары съездында Төбәкара депутатлар төркемен оештыручыларның берсе була.

1990 елның августында РСФСР-ның матбугат һәм мәгълүмат министры урынбасары итеп билгеләнә. 1990 елның ноябрендә РСФСР-ның Югары Советының «Российская газета» басмасының баш мөхәррире була. 1991 елның көзендә ССРБ Югары Советының яңа составтагы Республикалар Советы әгъзасы итеп сайлана.

1994-1995 елларда Федерация Советы депутаты ярдәмчесе булып эшли. Хезмәтчәннәр үзидарәсе партиясенең Югары советы составына кергән. 2002 елның гыйнварыннан 2005 елның февраленә кадәр Логунов Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы рәисе урынбасары Николаев Михаилның Секретариатына җитәкчелек итә.

Россия Федерациясенең 1 сыйныф гамәлдәге дәүләт советнигы.

Әлеге вакытта лаеклы ялда. Өйләнгән, ике улы бар, өлкәне ― икътисадчы, кечесе журналист.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Федерация Советының Мактау грамотасы
  • В. К. Курнатовский исемендәге премия лауреаты (1977).

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ЛОГУНОВ Валентин Андреевич(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]