Барҗы

From Wikipedia
Jump to navigation Jump to search
Варзинка
География
АТБ Русия
Ил Русия
Координатлар 56°12'34.132"N, 52°38'1.439"E, 56°3'19"N, 52°54'48"E, 56°3'22"N, 52°54'47"E
Нинди сулыкка коя Иж елгасы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 172 квадрат километр Edit this on Wikidata
Озынлык 29 километр Edit this on Wikidata



Барҗы (рус. Варзинка) — Иж елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 27 км, ТР чикләрендә 6 км. Елга башы Удмуртия территориясендә Татарстанның Әгерҗе районында, Мәжгә калкулыгыннан ага, тамагы Барҗы-Пелга авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак.

Бассейнының мәйданы 172 км². Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы - 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 14%. Барҗы елгасының 1,5 тән алып 14,5 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар, иң зурысы - Уса елгасы (сул кушылдык). Катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 145 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ун көнендә башлана. Барҗы октябрь ахыры - ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Елганың түбән өлеше «Кичкетаң» комплекслы табигать тыюлыгы территориясендә. Барҗы елгасының сул ярында - Балтач авылыннан югарырак ТРның табигать истәлеге - «Катнаш наратлык» урнашкан.

Су реестры мәгълүматы[edit | edit source]

Русия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101212111100027576
  • Һидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111102757
  • Бассейн коды — 10.01.01.012
  • ҺӨ буенча саны — 11
  • ҺӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр[edit | edit source]

Сылтамалар[edit | edit source]