Васька нарат урманы (табигать һәйкәле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васька нарат урманы (табигать һәйкәле) latin yazuında])

Васька нарат урманы — ландшафт һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге табигать комарткысы, ул Вологда өлкәсе Белозерский районындагы Азатский күленең көньяк өлешендәге ярымутрауда урнашкан. Комарткының табигый кыйммәте камовый рельефының комлы, көлгә охшаш туфракта үскән нарат урманы, пейзажының искиткеч матурлыгы, регламентланган рекреацион мөмкинлекләре белән бәйле. Бу территориядә төрле тарихи чор кешеләренең утраклары эзләре табылган.

Нигезләнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Васька нарат урманы» табигать һәйкәленең гомуми 76 гектар мәйданы Вологда өлкә советы халык депутатларының "Кыйммәтле табигать объектларын саклауны арттыру чаралары турында" (16.08.1978 № 498) дигән карарына тиешле бүленгән[1].

Вологда өлкәсе Законнар чыгару җыелышының "Өлкә әһәмиәтендәге табигать заказниклары һәм табигать һәйкәлләрен оештыру турында" карары нигезендә (14.09.1994 № 187) һәйкәл территориясе ике тапкырдан ашуга киңәйтелә — 175 гектар була.

Урнашу һәм геологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васька нарат урманы Төньяк-көнбатыш физик-географик өлкәсендә, тайга подзонасында, Белозерский — Кирилловский территориясенең күлле-таулы ландшафтында урнашкан .

Һәйкәл торган урын камовый убадан гыйбарәт, шундагы туфрак тау токымнарыннан, комнан һәм кырсынташтан тора. Территориянең төп өлеше тәбәнәк сыртлар менән бүлгеләнгән һәм көнчыгышка таба сөзәкләнеп тора. Территориянең туфрак өсте су-боз утырмалары белән капланган. Киң таралган туфрагы — уртача көлле ком катыш туфрак..

Флора[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Территория урманнар белән капланган, алар табигать һәйкәле мәйданының төп өлешен биләп тора; урмансыз җирләрен юллар һәм сазлыклар били.

Урманнары төрле яштәге яшел мүкле кара наратлыктан гыйбарәт, шулай ук биредә каен һәм чыршы агачлары да үсә. Мүк-лишайник ярусының тыгызлыгы 60 %-ка җитә.

Табигать комарткысы биләмәләрендә Россия Федерациясенең һәм Вологда өлкәсенең Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр үсә, алар арасында чын башмачок, гроздовник, Дортман лобелиясы, шәрә надбородник, чәнчкеле споралы послушник, шлем башлы ятрышник, яшел чәчәкле грушанка бар.

Саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигать комарткысын саклау бурычы булып урындагы наратлык берләшмәләрен, Россия Федерациясенең һәм Вологда өлкәсенең Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне саклау, шулай ук оештырылган туризм һәм рекреация өчен шартлар булдыру тора.

Аеруча саклау астында торган территориясендә кешеләрнең тугыз археологик утраклары, алар неолит чорыннан алып соңгы урта гасырларга карый, шулай ук аларны саклау һәм өйрәнү кирәк.

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]