Эчтәлеккә күчү

Вашингтон диңгез килешүе (1922)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вашингтон диңгез килешүе (1922) latin yazuında])
Вашингтон диңгез килешүе
Сурәт
Урын Вашингтон
Вакыт мизгеле 6 февраль 1922
Башлану вакыты ноябрь 1921
Тәмамла(н)у вакыты февраль 1922
Проект яки миссиянең максаты Контроль над вооружениями[d]
Кул куючы Америка Кушма Штатлары, Британия империясе, Өченче француз республикасы[d], Италия корольлеге[d] һәм Япон империясе
Депозитарий Высшие федеральные органы государственной власти США[d]

1922 елгы Вашингтон диңгез килешүе яки биш держава арасында килешүАКШ, Британия империясе, Франция Республикасы, Япония империясе һәм Италия корольлеге арасында диңгез коралларын чикләү турында төзелгән килешү. 1922 елның 6 февралендә 1921 елның ноябрендә — 1922 елның февралендә үткәрелгән Вашингтон конференциясе нәтиҗәләре буенча имзаланган.

Килешүнең тулы рәсми исеме: Treaty between the United States of America, The British Empire, France, Italy, and Japan, Signed at Washington, February 6, 1922 (АКШ, Британия империя, Франция, Италия һәм Япония арасында 1922 елның 6 февралендә Вашингтонда имзаланган килешү).[1]

«Биш держава арасында килешү» буенча авырлыгы 35 мең тоннадан арткан хәрби кораблар төзү тыела һәм ул бу илләрнең хәрби диңгез флотлары арасында пропорцияләрне (линкорлар классында) 5:5:3:1, 75:1,75 нисбәтендә билгели. Бу Америка дипломатиясенең зур уңышы була. АКШ иң эре кораблар классында "диңгезләр хуҗасы" булган Англия белән үз хәрби диңгез куәтләренең тиңдәшлеген танытуга ирешә. Элекке еллардан килгән традиция буенча Англия үз флотын ике зур диңгез державасы флотларының бергә кушылган куәтенә тигез булырга тиеш дип исәпли. Британия сәясәтчеләре башка державаларның бу принципны тайпылышсыз үтәүләрен һәрдаим кайгыртып торалар. Хәзер инде Англия АКШның үзе белән тигезләшүен танырга мәҗбүр була. Америка исә линкорларның һәм авианосецларның авырлыгы 35 мең тонна белән чикләнүенә килешә, чөнки Панама каналы аша зуррак тоннажлы судноларны уздыру мөмкин түгел. АКШ моннан да зуррак авианосецларны Атлантикадан Тын океанга тиз генә күчерә алмый.

Килешү 1936-нчы елда Япония килешүдән чыкканнан соң туктатыла.

  1. История дипломатии. Под ред. В. П. Потемкина, т. 1—3, М. — Л., ОГИЗ, 1941—45.
  • Головин, Н.; Бубнов, А. Тихоокеанская проблема в XX столетии. Гл.XII: Вашингтонская конференция // Алексей Вандам, Николай Головин, Александр Бубнов. Неуслышанные пророки грядущих войн = The Problem of the Pacific in the Twentieth Century (1922). — М.: АСТ, Астрель, 2004. — 368 с. — (Великие противостояния). — 5100 экз. — ISBN 5-17-025223-4.
  • Вашингтонская конференция 1921—22 / В. Л. Мальков // Большой Кавказ — Великий канал. — М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 675—676. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
  • Туз А. Всемирный потоп. Великая война и переустройство мирового порядка, 1916—1931 годы. — М.: Издательство Института Гайдара, 2017. — 640 с. ISBN 978-5-93255-503-3
  • Мир в первой половине XX века. 1918—1945. Материалы к курсу "Новейшая история" /О. С. Сороко-Цюпа, В. П. Смирнов, В. С. Посконин, А. И. Строганов; Под ред. О. С. Сороко- Цюпы.—М.: Просвещение, 1994.—128 с.
  • Сорока-Цюпа О. С. Һ. б. XX гасырның беренче яртысында дөнья. 1918—1945. "Иң яңа тарих" курсына материаллар. /Русчадан Р. Р. Мәһдиев тәрҗ.—Казан: Мәгариф, 1996.—128 б. ISBN 5-7761-0306