Википедия:Бәйгеләр/Минем Татарстан/2020-2021
Внешний вид
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Бәйгенең төп максаты — Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләрне булдыру булып тора. Катнашучылар яшьләре, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми. >>>Катнашу турында видео-күзәтү<<<
Бүләкләр
- Призлар фонды — 200 000 сум — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителә.
- «Минем Татарстан» дәвамында кимендә 4 квалификацион мәкаләне язган һәр кулланучы приз фондының бер өлешенә ия булырга хокуклы — мәкаләләрегез туплаган баллар нигезендә билгеләнә.
- Иң күп мәкалә язган 3 катнашучы шулай ук «Википедиядәге Татарстан илчесе» (ингл. Wikipedia Tatarstan Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, оештыручылар исеменнән рәсми сертификат белән бүләкләнә.
Нигезләр
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язманы булдырган һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Булдырылган мәкаләләрне бәяләү эшен Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме арасыннан тәҗрибәле җюри башкара.
- Процессны оештыру өчен Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган тәҗрибәле техник оештыручылар җаваплы.
- Бәйге оештыручылары һәм җюрига сораулар бирү өчен вики-урыны, Telegram һәм WhatApp чатлары.