Википедия:Казино

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казино latin yazuında])

Википедиядә катнашучылар җәмгыятенең максаты булып энциклопедия булдырудан башка бернәрсә дә тормый.

Ләкин, бу коллектив эш булганлыктан, катнашучыларга бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Кайбер очракларда, эшләнгән кагыйдәләр һәм процедуралар кысаларында хезмәттәшлеккә сәләтле булмаган катнашучылар озак вакытка яки чиксез вакытка блокланалар.

Күпләрнең, әгәр безнең максат — энциклопедия булдыру гына булса, катнашучылар керткән өлештән ничек баш тартырга була, чөнки ул файдалы булырга мөмкин, дигән сораулары туа.

Моны аңлау өчен, казинога кертү тәртибенә игътибар итәргә кирәк.

Гадәттә, казино ишеге янында сакчы тора, һәм ул кайбер килүчеләргә анда керергә рөхсәт бирми. Казиноның максаты булып аңа килүчеләрдән мөмкин кадәр күбрәк акча алып калу тора. Ни өчен казино бу табыш өлешен ташлый соң?

Бу, мөгаен, казинога килүчеләр калдырган акча күләме башка кунакларның булуына яки булмавына бәйледер. Әгәр казинода җәнҗаллар яки бигрәк тә сугышлар булса — башка кунаклар анда килми башлаячаклар.

Шуңа күрә казино, акчага караганда проблемалар күберәк китереп башка килүчеләрне куркытучылардан арына. Теория буенча, һәр җәнҗалчыга аерым сакчы куярга мөмкин, ул проблема килеп чыккач аны тынычландырачак, ләкин күпчелек очракта бу отышлы түгел: мондый кешеләргә керү һәм беркайчан да сугыш булмаган казиноны рекламалау күпкә эффективрак була.

Википедия чиксез тыелучылар өлеш кертүеннән баш тартуын, ә казино фейсконтроль узмаучыларның акчасыннан баш тартуын, аларның кертемнәре зыян салуларын акламау белән аңлатып була.