Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Компания/Чыганаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Компания/Чыганаклар latin yazuında])
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Чыганакларга мисаллар

Яхшы чыганаклар:

Начар чыганаклар:

  • Блоглар
  • Социаль челтәрләр
  • «Шәхси белемнәр»
  • Башка катнашучылар тарафыннан тикшерелә алмый торган башка чыганаклар

Википедиядә мәгълүматлар ышанычлы һәм тикшерелә ала торган булырга тиеш.

Фактлар, төрле карашлар, теорияләр һәм аргументлар мәкаләләргә кертелә ала, ләкин алар башта абруйлы һәм ышанычлы чыганакларда нәшер ителергә тиеш.

Чыганаклар бәйсез, объектив һәм төгәл булырга тиешләр. Чыганакларга сылтамалар – Википедиядә төп шартларның берсе. Чыганаклар күрсәтелмәгән мәкаләләр шик астына куелачак һәм бетереләчәк.

Искәрмә: Википедия мәкаләләре абруйлы чыганак түгел (ләкин сезгә чыганаклар исемлеген башка мәкаләләрдән күчереп алырга ярый).


Яхшы чыганаклар ...

  1. абруйлы һәм яхшы репутацияга ия
  2. бәйсез
  3. җиңел тикшерелә алалар.


Әгәр сезнең мәкалә абруйлы, бәйсез чыганаклар белән ныгытылмаган булса, тиз арада бетерелергә мөмкин.


Сезнең мәкаләнең чыганаклары күрсәтелгәнме?

Рәхмәт