Википедия:Портал:Ислам/Ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Портал:Ислам/Ислам latin yazuında])

بسم الله الرحمن الرحيم[вики-текстны үзгәртү]

Ислам (гарәп.الإسلام — Islām — Аллаһка буйсыну) - ибраһим диннәре буларак билгеле булган өч монотеистик диннең берсе, барлык кыйтгаларда да таралган дөньякүләм дин. Нигезендә - бердәнбер аллага - Аллаһка ышану һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләмне Аның соңгы рәсүле (пәйгамбәре) итеп тану ята. Ислам VII гасырда Гарәп ярымутравының көнбатышында, Хиҗаз дигән тарихи урында барлыкка килә. Ислам "Биш багана"га нигезләнә: иман шарты - калимәи-шәһадәне (гар. شهادة) әйтү, һәм шуңа ышану; көндәлек биш вакыт намаз; Рамазан ае уразасы; хәер - зәкат бирү; Хаҗ. Мөселманнар үзләрен "мөслим" (мүслим) диләр, ләкин Көнбатышта аның үзгәртелгән төрен - "мөселман" сүзен кулланалар.