Википедия:Проект:Габдулла Тукай/Әһәмиятле мәкалә
Габдулла Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы — 1913 елның 15 апреле, Казан) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.